Эчтәлек

Авыл хуҗалыгы химияләштерү ашламалар куллануны, туфракны известьләү, туфракны комплекслы агрохимик культуралаштыруны үз эченә ала.

Органик һәм минераль ашламалар кертү авыл хуҗалыгы культураларының туклану процесслары белән идарә итәргә, үсемлекләрнең үсешен көчәйтергә, аларның химик составын үзгәртергә, тышкы уңайсыз шартларга чыдамлылыкларын арттырырга мөмкинлек бирә һәм уңышның шактый үсешенә китерә. Бер үк вакытта ашламалар туфракның сыйфатын яхшырта (сеңдерү сәләте, туфракның реакциясе, физик үзенчәлекләре һ.б.). Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә интенсив технологияләр, уңышны программалаштыру белән бәйле рәвештә ашламаларның роле кискен үсә. Авыл хуҗалыгых.нең әһәмиятле ягы булып химик чараларны зарарлы бөҗәкләргә каршы (инсектицидлар), культурадагы үсемлекләр һәм терлекләрдә гөмбә авыруларын тудыручыларга һәм бактериаль авыруларга каршы (фунгицидлар, бактерицидлар, антибиотиклар һ.б.), чүп үләннәрне бетерүдә (гербицидлар) куллану тора (кара Үсемлекләрне саклау, Үсемлекләрдә вируслы авырулар).

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә агач культуралары үсентеләренең һәм күчереп утыртыла торган зур агачларның тамырлануын көчәйтүче, өлгереп җитмәгән җимешләрнең коелуын киметүче синтетик матдәләр һәм орлыкчылык чәчүлекләрендә бәрәңгенең сабак, яфракларын корытучы десикантлар кулланыла.

Терлекчелектә химик өстәмәләр - терлек азыгы фосфатлары, карбамид премикс, витамин, дарулар киң файдаланыла. Терлек азыгы өстәмәләре тулы рационлы катнаш азыклар җитештерүдә файдаланыла.

Яшелчәчелек хуҗалыкларында, җылытылган грунт корылмаларында һәм буа, сусаклагыч төпләрендә гидроизоляция сыйфатында полимер материаллар киң кулланыла. Полиэтилен каплавычлар белән силос, сенаж һәм аларның корылмаларын каплыйлар.

1964 елда «Татсельхозтехника» системасында Авыл хуҗалыгых. проблемаларын хәл итү өчен ашламалар, химик мелиорантлар кертү, торф һәм известьле материаллар чыгару, торфлы компост әзерләү һ. б. төр агрохимик эшләр башкару буенча механикалаштырылган отрядлар; Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясе җирлегендә ике агрохимия лабораториясе (Казан һәм Әлмәттә) оештырыла.

1979 да авыл хуҗалыгына агрохимия хезмәте күрсәтү буенча «Татсельхозхимия» бердәм җитештерү берләшмәсе төзелә. Аның составына «Сельхозхимия»нең район бүлекләре, Республика авыл хуҗалыгы химияләштерүнең проект-тикшерү станциясе һәм аның Әлмәттәге филиалы, Республика үсемлекләрне саклау станциясе, 2 известь карьеры керә.

1995 елда бу берләшмә «Трастовая Ко» «Татагрохим» АҖ итеп үзгәртелә, аңа «Агрохимсервис»ның 46 район оешмасы, 2 карьер, «Татсельхозхимпроект» проектлау конторасы, «Татсельхозхимкомплект» районара специальләшкән предприятиесе керә. Үсемлекләрне химик саклау чараларын куллануның фәнни яктан тәэмин ителешен түбәндәге Федераль дәүләт учреждениеләре гамәлгә ашыра: «Татарский» Үзәк агрохимия хезмәте, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе, аларның фәнни-методик җитәкчелегендә эшләүче 36 район агрохимия лабораториясе, Татарстан Республикасы үсемлекләрне саклау станциясе, Россия авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты, Татарстан авыл хуҗалыгы институты, Казан аграр университеты, Казан ветеринария медицинасы академиясе, ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлек азыгы өстәмәләре фәнни-тикшеренү институты, «Биоветфарм» дәүләт унитар предприятиесе.

Туфракны агрохимик тикшерүнең республика буенча 5 нче, 30 районда 6 нчы, 8 районда 7 нче циклы тәмамлана. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Авыл хуҗалыгых. ачы туфраклы җирләрнең артуын туктата. 2001-2005 елларда алар 1991-1995 еллардан 326,8 мең га кимегән, 1379,5 меңга тәшкил итә, әмма туфракның фосфат һәм калий режимы начарлана.

Шулай ук кара Ашламалар системасы.

Әдәбият

Тезисы докладов 3-й научной конференции по вопросам химизации сельского хозяйства Татарской АССР. К., 1971;

Айметдинов А.М. Химизация как важная часть интенсификации сельскохозяйственного производства // Влияние удобрений на урожай сельскохозяйственных культур в условиях Волго-Вятского района. К., 1974;

Мещанов В.И. Известкование кислых почв. М., 1982;

Шакиров Р.С. Земное плодородие. К., 1989;

Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. К., 2001;

Агроминеральные ресурсы Татарстана и перспективы их использования. К., 2002;

Агрохимической службе Республики Татарстан 38 лет. К., 2002;

 Основные подходы к разработке программы «Плодородие». К., 2002.

Автор — И.Н.Афанасьев