Биографиясе

1904 ел, Төмән өлкәсе Ярков районы Карбан авылы — 1944 елның 23 октябре, Краков воеводалыгының Санок торак пунктында (Польша) җирләнә.

Туган авылында эшли. Кызыл Армиядә 1942 ел башыннан.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 520 нче укчы полкы санинструкторы (38 армиянең 167 нче укчылар дивизиясе). Брянск һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Касторная һөҗүм итү операциясендә (1943), Курск сугышында (1943), сул яр Украинаны (1943) азат итүдә катнаша.

1943 елның 3-4 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: дошманның көчле уты астында уң ярдан 86 яралыны эвакуацияли, барлыгы 1943 елның 1 августыннан 14 октябренә кадәр яу кырыннан 104 кораллы яралы солдатны алып чыга.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Литература

Кузьмин М.К. Медики – Герои Советского Союза. Москва, 1970.

Герои земли Тюменской. Свердловск, 1975.

Сатрапинский Ф.В. Военные медики – Герои Советского Союза. Ленинград, 1975.

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Авттор – М.З.Хәбибуллин