Биографиясе

1924 елның 14 июле, Урал өлкәсенең Яңа Баранча поселогы — 2009 елның 19 сентябре, Казан.

Яңа Баранчадагы 658 нче номерлы заводта инструментлар ясаучы булып эшли.

1942 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында. Пулемётчылар мәктәбен тәмамлый (Тобольск шәһәре, 1943).

1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 26 нчы гвардия туп-артиллерия бригадасында туп төзәүче (8 нче туп-артиллерия дивизиясе). Калинин, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Шяуляй һәм Рига һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1944) катнаша.

1944 елның 18 августында Ауце шәһәре (Латвия ССР) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Шәхсән үзе 4 танкны сафтан чыгара, солдатлар утырган машинаны һәм берничә пулемёт ноктасын юк итә. Сугышның кискен мизгелендә, батареяның барлык орудиесе сафтан чыкканнан соң, күрше батареядан үз өстенә ут ачтыра һәм укчы подразделение килгәнче яулап алынган урынны саклап кала.

Сугыштан соң артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә (Латвия ССР).

1947 елда демобилизацияләнә. 1948–1950 елларда Яңа Баранчада 13 нче номерлы һөнәр училищесендә, 1950–1954 елларда 658 нче номерлы заводта мастер булып эшли. 1954–1994 елларда Казан тәҗрибә механика заводында инструментлар ясаучы слесарь.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, ТАССР ЮСның Мактау грамотасы белән бүләкләнә; Казан шәһәренең мактаулы гражданы (2007).

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин