- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балтач районындагы авыл. Арбор елгасы буенда, шәһәр тибындагы Балтач поселогыннан 24 км төньяктарак урнашкан
1770 елларда Иске Торҗа һәм Иске Көшкәт авылларыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Юбикимеленка исеме белән билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
XX йөз башында авылда тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 475,7 дисәтинә тәшкил итә.
1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Урта Көшкәт волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.
Хәзер Чепья авыл җирлеге составына керә.
1934 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1937 елда яңа бина төзелә), 1965 елда ябыла. 1930 елда “Выль гурт” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.П.Лобанов), 1937 елда “Заря” колхозы итеп үзгәртелә, 1950 елдан “Труд” колхозы составында, 1995 елдан “Труд” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан “Труд” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты бар.
1795 елда – 11 ир-ат;
1859 елда – 116,
1897 елда – 264,
1905 елда – 276,
1910 елда – 309,
1920 елда – 295,
1926 елда – 258,
1938 елда – 340,
1949 елда – 252,
1958 елда – 213,
1970 елда – 190,
1979 елда – 178,
1989 елда – 184,
2002 елда – 216,
2010 елда – 215,
2015 елда – 203 кеше (удмуртлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.