Биографиясе

1949 елның 15 ноябрендә Зеленодольск шәһәрендә туган.

1968 елда Пермь хореография училищесен тәмамлый (педагоглар – Л.В.Асауляк һәм Ю.И.Плахт).

1968–1994 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

1977–1978 елларда һәм 1983 елдан классик бию буенча Казан хореография училищесе педагогы, бер үк вакытта 1984 елдан Татар опера һәм балет театрында педагог-репетитор.

Иҗаты

Хореографик партияләре арасында Альберт («Жизель», А.Адан), Зигфрид, Дезире («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», П.Чайковский), Ромео («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Модест Петрович («Анюта», В.Гаврилин), Былтыр, Шүрәле («Шүрәле», Ф.Яруллин) һ.б. бар.

Бортяков лирик-драматик амплуадагы актер, гротесклы һәм характерлы рольләрне башкара.

Беренче Бөтенсоюз опера һәм балет театрларының яшьләр иҗаты смотрында (1976, Минск), «Россиянең яшь балеты» (1978–1984), «Киев язы» (1979), «Россия йолдызлары» (1986) бөтенсоюз балет фестивальләрендә катнаша.

Италия, Франция, Португалия, Германия, Япония, Сенегал, Марокко, Нигерия, АКШта гастрольләрдә була.

Автор – В.Н.Горшков