Биографиясе

1923 елның 19 июне, Чистай шәһәре – 1989 елның мае, Казан.

Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1949). Харьков сәнгать институтында укый (1949–1952).

1952 елдан – Татарстан сәнгать фондында. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1968).

Ситдыйков Э.Г. Төш вакыты. 1967

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Ситдыйков Э.Г. Гашыйклар. Гөлсем белән Тәлгать. 1968

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Графиканың күп кенә төрләрендә һәм жанрларында эшли (натурадан рәсем төшерү, плакат, гамәли графика), шулай да Э.Г.Ситдыйков иҗатының төп юнәлешен тематик эстамп билгели. Ул 1950 еллардан төсләр һәм тоннар линогравюрасы техникаларында эшли. Казанда беренчеләрдән булып, тәгәрәтү алымын куллана, нәтиҗәдә тактадан алынган эзләр тональ күчешләргә бай булуы, төсләрнең бик нечкә күчеше белән аерылып тора.

Төсле линогравюра техникасында ландшафт һәм шәһәр пейзажлары сериясен эшли («Елга портында», «Бауман урамы», икесе дә – 1959; «Шәһәр бакчасында», «Балыкчы иртәсе», «Юлда», барысы да – 1963). Авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Кызыл Байрак кешеләре» (1965–1969), нефтьчеләргә багышланган «Баулы нефтьчеләре янында» (1974–1980) линогравюралар серияләрен иҗат итә.

Образлы фикер йөртүдә шигъри гомумиләштерү, детальләр сайлауда кырыслык, ачык аңлаешлылык булган «Колхоз ветераннары» (1965), «Өйлә вакыты», «Бәхетле хатын» («Беренче бала») (икесе дә – 1967), «Гашыйклар (Гөлсем һәм Тәлгать)» (1968), «Бабай» (1969), «Баулыга юл», «Бораулаучы портреты», «Бораулауда» (барысы да – 1974), «Баһадирлар» (1979) серияләреннән композицияләре аеруча популярлык казана.

Ул агитплакат сәнгатенә зур өлеш кертә, аның хезмәтләренә сурәтләр һәм текстлар гармониясе («Безгә, Казанга рәхим итегез», 1970 еллар; «Уйларым көнемдә, төнемдә», 1977).

Ситдыйков Э.Г. Каеннар белән кышкы пейзаж. 1970–1980 еллар

Кәгазь, карандаш. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Республика – ТАССР сынлы сәнгать күргәзмәләре (Мәскәүдә узган татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңаеннан, 1957), «Татарстанның хәзерге заман графикасы» (Ульянов өлкәсенең шәһәрләре һәм авыллары, 1967), «Татарстан рәссамнары» (Мәскәү, 1968–1969), «Совет Татарстаны рәссамнары» (Уфа, 1976; Баку, 1979; Мәскәү, 1980), зона – «Зур Идел» (1964, 1967, 1969, 1974), бөтенроссия – «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1967, 1970, 1975, 1980), бөтенсоюз – «Тынычлык сагында» (Мәскәү, 1965) күргәзмәләрендә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТРның Милли музеенда, Әлмәттәге Картиналар галереясында саклана.

Ситдыйков Э.Г. Эскәмиядә. ХХ йөзнең икенче яртысы

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Автор – М.С.Ильина