Тарихы

1742 елдан Аксумла исеме белән мәгълүм. 1782 елда беренче тапкыр Егоркино буларак искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм сарык тиресеннән тун, күн аяк киеме тегү тарала.

1879 елда земство мәктәбе ачыла; мәктәп өчен 1896 елда – бер катлы агач бина, 1914 елда зур агач бина (1976 елга кадәр саклана) төзелә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, чиркәү (1905 елда төзелә, 1929 елда ябыла, сүтелә һәм мәдәният йорты төзү өчен Нурлат шәһәренә җибәрелә), волость банкы, фельдшерлык пункты, земство мәктәбе, 2 тимерчелек, 2 җил тегермәне, 3 сыра, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли; атна саен җомга базарлары һәм ел саен өч көнлек ярминкәләр (Троица һәм 26 сентябрьдән) үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3830 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Егоркино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Пролетарий», «Канаш», «Передовик» колхозлары оештырыла. 1930 елда алар «Пролетарий» колхозына (беренче рәисе – А.Ф.Корчуков) берләшә. 1955 елда колхоз карамагындагы 75 га җирдә Октябрь сорт сынау участогы булдырыла, биредә бөртеклеләрнең, техник һәм яшелчә культураларының төрле сортлары сынау уза (беренче мөдире – агроном А.А.Масленников).

1959 елдан – «Россия» колхозы (беренче рәисе – Е.В.Ятманов; башта үзәк утары Каравыл Тавы авылында урнаша, 1966 елдан Егоркино авылына күчерелә; шулай ук Единение, Рус Мәнҗесе авыллары хуҗалыклары да керә), 1996 елдан – «Егоркино» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Надежда» агрофирмасы, 2004 елдан – М.И.Щербаков исемендәге,  соңрак – А.И.Кузнецов исемендәге, 2006 елдан – «Агро-Развитие», 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда земство мәктәбе – беренче баскыч (1925 елда пионер отряды оештырыла, беренче әйдаманы – М.Чванова), 1939 елда – тулы булмаган урта, 1944 елда – җидееллык (1948 елда яңа бина төзелә), 1953 елда – урта мәктәп (1975 елда ике катлы кирпеч бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2002 елда мәктәп каршында тарих-туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Г.В.Терентьева).

Балалар бакчасы (1922 елдан; 1984 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1919 елдан халык йорты буларак файдаланыла, беренче мөдире – М.А.Алексеев, 1971 елдан яңа бинада), китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла, халык йортында урнаша, 1930 елдан аерым бинада, хәзерге вакытта мәдәният йортында), фельдшер-акушерлык пункты (1918 елдан; 1927 елдан дәвалау пункты, 2018 елдан мәктәп бинасында), күпфункцияле үзәк бар.

Мәдәният йорты каршында «Свет малой родины» музее, «Шулкеме» чуаш җырлары ансамбле (1984 елдан; 2012 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Ю.П.Киргизова) эшли.

2010 елда Архангел Михаил чиркәве төзелә башлый.

Авыл янында археология истәлеге – Егоркино торулыгы (бронза гасырның Буралы курган культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

В.Ф.Дубровский (1931−2017) – грек-рим һәм ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

В.А.Ендиряков (1948 елда туган) – тарихчы, төбәкне өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты, туган авылы тарихына багышланган монографияләр авторы;

Е.И.Ефремова (1914−2000) – чигүче рәссам, Чуаш АССРның атказанган рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы, Чуаш АССРның халык рәссамы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

П.Е.Михеев (1912−1978) – гвардия старшинасы, Дан орденының тулы кавалеры, Нурлат шәһәренең Истәлек һәм Дан аллеясында бюсты куелган.

Халык саны

1782 елда – 106 ир-ат;
1859 елда – 802,
1897 елда – 1309,
1908 елда – 1374,
1920 елда – 1763,
1926 елда – 1548,
1938 елда – 1432,
1949 елда – 1247,
1958 елда – 1146,
1970 елда – 1339,
1979 елда – 1126,
1989 елда – 932,
2002 елда – 1008,
2010 елда – 974,
2021 елда – 761 кеше (чуашлар).