Елга бассейнының төп өлеше Башкортстан Республикасы территориясендә, тамагы Татарстан территориясендә.

Озынлыгы 1420 км (ТРда 76 км), бассейнының мәйданы 142 мең км2 (ТРда 2 мең км2). Көньяк Уралдагы Ирәмәл тавыннан көнчыгыштарак агып чыга.

Түбән Кама сусаклагычы төзелгәнче, Агыйдел Актаныш районының Дәрбиш поселогы тирәсендә Камага койган. Өске агымында (Нөгеш елгасы тамагына кадәр) су агышы көчле һәм тиз, сай сулы урыннар күп. Татарстан чикләренә Агыйдел тигезлек җирләр өчен хас булган тын агымлы елга булып килеп керә.

Иң зур кушылдыклары: уң яктан – Нөгеш, Сим, Уфа (Караидел), Бөре, Тере Танып; сул яктан – Ашказар, Өршәк, Дим, Кармасан, Чирмәсән, Базы, Сөн.

Татарстан территориясендә, Түбән Кама сусаклагычы төзелгәнче, Агыйделнең шактый киң тугае һәм аның күп санлы күлләре, 400-500 м киңлектәге бормаланып аккан су юлы булган. Хәзерге вакытта елганың түбән агымы су астында. ТРга якын гидрологик постлар: Андреевка авылы (Сөн елгасы тамагы тирәсендә, күзәтүләр 1881 елдан алып барыла, 1917-1932 елларда күзәтелми) һәм Бөре шәһәре (1881 елдан).

Камага койган урынында уртача еллык су чыгымы 950 м3/с. Бик озакка сузылган язгы ташулар вакытында (уртача 75 көн, кайвакыт 100-110 көн) еллык агымның 60% ы (аерым елларда 75-77%) агып үтә. Ташу башлануның уртача вакыты 10 апрельдә, тәмамлануы 23 июньдә. Бу вакытта иң зур тәүлеклек су чыгымы 10-15 мең м3/с (максимум 19 мең м3/с). Су биеклегенең уртача еллык тирбәнүләр амплитудасы 7,5-8,0 м (максимумы 9 м дан артык). Кышкы һәм җәйге челләдә су түбән, су чыгымы 250-500 м3/с. Җәйге һәм көзге яңгыр ташулары язгы ташулар биеклегеннән кимрәк, бу фазада су чыгымы, гадәттә, 1000 м3/с тан артмый. Су өстенең боз белән каплануы ноябрь уртасында башлана һәм апрель уртасына кадәр (уртача 170-175 көн) дәвам итә. Бозның иң зур калынлыгы (75-100 см) март азагында. Суның иң җылы вакыты (21-23°C кадәр) июль аенда, шуннан соң темп-ра әкренләп түбәнәя һәм ноябрь башында 0°C ка кадәр төшә.

Ел саен Агыйдел тамагына 3,5 млн т йөзмә утырма агып килә. Ташу вакытында суның болганчыклыгы 900 мг/л га кадәр җитә, 8-9 ай дәвамында бу күрсәткеч 50 мг/л дан артмый. 1950 еллар уртасына кадәр эремә матдәләрнең уртача еллык күләме 7,5 млн т, суның минеральләшүе 250 мг/л булса, 1990 елларда – 12 млн т дан ким түгел һәм 400 мг/л. Эремә матдәләрнең күбесе – гидрокарбонат һәм сульфат ионнары. Суда сульфатларның югары концентрациясе Агыйдел бассейнының тигезлекле өлешендә киң урын алган нефть чыгару һәм сәнәгать предприятиеләре пычратуы белән бәйле.

Агыйдел елгасы тамагыннан Уфа шәһәренә кадәр (язын югарырак) суднолар йөри, ул Татарстан белән Башкортстан арасындагы елга транспортында мөһим урын алып тора.

Татарстан территориясендәге Агыйдел буйларында ком-гравий чыганаклары эшкәртелә.