Тарихы

Авыл 1646 елдан мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 4 җил тегермәне, тимерчелек, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 605,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Килдураз авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Лена» колхозы оештырыла, 1950 елда берләштерелгән «Коммуна» колхозы составына керә (үзәк утар Килдураз авылында), 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге: Иске Лашчы авыллыгы табыла (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры).

Халык саны

1782 елда – 62 ир заты;
1859 елда – 349,
1897 елда – 614,
1908 елда – 759,
1920 елда – 658,
1926 елда – 627,
1938 елда – 561,
1949 елда – 378,
1958 елда – 367,
1970 елда – 398,
1979 елда – 368,
1989 елда – 300,
2002 елда – 325,
2010 елда – 310,
2015 елда – 289 кеше (татарлар – 96%).