- РУС
- ТАТ
баллистика өлкәсе галиме, техник фәннәр кандидаты (1981), СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984), ТАССРның атказанган машина төзүчесе һәм атказанган уйлап табучысы (1985, 1990)
1925 елның 6 августында Украина ССРның Ровно шәһәрендә туа.
Львов университетын (1952), Кораблар төзү һәм кораллану хәрби-диңгез академиясен (Ленинград, 1953) тәмамлаганнан соң, В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында заказчы (СССР Хәрби-диңгез флоты) вәкиле булып эшли.
1957–2005 елларда Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында, лаб. башлыгы (1961 елдан).
Хезмәтләре ыргытылма зарядларның эчке баллистикасына, ялкынлану һәм яну процессларына, аларны көпшәле системаларга проектлау һәм конструкцияләүгә карый.
Маркарьян җитәкчелегендә баллистик характеристикаларга температура сизгерлеге зур булмаган ыргыту зарядлары төзелә, 30 дан артык ыргыту зарядын серияләп җитештерү үзләштерелә.
Уйлап табуга 135 авторлык таныклыгы һәм патенты бар, шуларның 41 е җитештерүгә кертелгән.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Дәүләт бүләге махсус аппаратлар төзү өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.