Балтач районының Ярак-Чурма авылыннан 12 км көньяк-көнчыгыштарак Шушма елгасы үзәненең сулъяк яры буенда.

Су өслегенең мәйданы 1,6 га. Күләме 136 мең м3. Озынлыгы 200 м, иң зур киңлеге 130 м, уртача тирәнлеге 8 м, иң зур тирәнлеге 18 м.

Күлнең барлыкка килүе карст күренеше белән бәйле. Озынча түгәрәк формада.

Суы уртача минеральләшкән (340 мг/л), йомшак, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта. Үтә күренмәлелеге 100 см. Җир асты сулары белән туенуы тотрыклы.

Ял итү максатларында файдаланыла. ТРның табигать истәлеге (1978).