- РУС
- ТАТ
балет артисты, балетмейстер, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957)
1904 елның 15 (28) гыйнвары, Санкт-Петербург — 1975 елның 17 октябре, Мәскәү, Ленинградта җирләнә.
1926 елда Ленинград хореография училищесен (педагоглар В.Семёнов һәм В.Пономарёв) тәмамлаганнан соң, С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрында эшли: 1926–1933 елларда артист, 1942–1950 елларда балет солисты һәм балетмейстер, 1956–1975 елларда балетмейстер.
1933–1942 елларда Зур театрда балет солисты һәм балетмейстер.
1969 елда Ленинград «Хореография миниатюралары» труппасын оештыруга этәргеч бирә һәм аның белән җитәкчелек итә.
«Спартак» (А.Хачатурян), «Мәхәббәт новеллалары» («Новеллы любви», М.Равель музыкасы), «Тиль Уленшпигель» (Р.Штраус музыкасы), «Сольвейг» (Э.Григ музыкасы), «Унике» («Двенадцать», Б.Тищенко) балетларын; шактый хореографик миниатюралар, шул исәптән «Туй кортежы» («Свадебный кортеж», М.Шагал картиналары буенча, Дм.Шостакович музыкасы, 1971), «Мәңгелек яз», «Үбү» («Вечная весна», «Поцелуй», О.Роден скульптуралары буенча, К.Дебюсси музыкасы), «XX гасыр экзерсисы» («Экзерсис XX века», И.С.Бах музыкасы) миниатюраларын куя.
Якобсон иҗатында беренче татар «Шүрәле» (Ф.Яруллин) балетының куелышы аерым урын алып тора: 1940–1941 елларда Казанда премьераны әзерләү эше белән җитәкчелек итә (Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле кичектерелә), 1950 елда С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театрында үз либреттосына куя (Сталин бүләге, 1951), аннары «Шүрәле» балеты Якобсон хореографиясендә Зур театрда (1955, 1960), Татар опера һәм балет театрында (1970, 1986, 2000) куела.
Письма Новерру: Воспоминания и эссе. N.Y., 2001.
Леонид Якобсон: Творческий путь балетмейстера, его балеты, миниатюры, исполнители. Л.-М., 1965;
Добровольская Г.Н. Балетмейстер Леонид Якобсон. Л., 1968;
Уланова Г.С. Памяти Леонида Якобсона // Музыка и хореография современного балета. Л., 1977. Вып. 2;
Якобсон И., Зайдельсон В. Беседы о Леониде Якобсоне, или Необходимый разговор и письмо, посланное вслед. М., 1993.
Автор — Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.