Тарихы

1740 елларда нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халыкның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәктәп (1875 елда анда 35 ир бала һәм 1 кыз бала укый), тимерчелек, 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1554 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әмзә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Комбайн» колхозы (1963 елдан авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Рус Әмзәсе, Иске Әмзә, Чура Батыр авыллары, Кызыл Юл поселогы хуҗалыклары керә) оештырыла. 1994 елдан – «Комбайн» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – «Комбайн» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Юлдаш», 2007 елдан – «Заман» агрофирмасы», 2009 елдан – «ВЗП Билярск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2014 елдан – «Корбанов А.А.» крестьян-фермер хуҗалыгы, шулай ук 2020 елдан «Алексагро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда мәктәп ачыла, ул соңрак – сигезьеллык, 2013 елда – башлангыч, 2014 елда Колбай-Мораса урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы итеп үзгәртелә, 2018 елда ябыла.

Мәдәният йорты (1978 елдан клуб буларак файдаланыла, 2006 елдан яңа бинада), китапханә (1921 елда уку йорты буларак ачыла, 1978 елдан клуб бинасында, 2006 елдан мәдәният йортының яңа бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, «Бәрәкәт» мәчете (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Җырлыйк әле» җыр ансамбле (2012 елдан), «Иман нуры» халык традицияләрен сөючеләр клубы эшли.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Яңа Әмзә шәһәрлеге (болгар чоры),
  • Яңа Әмзә I, II, IV, V, VI торулыклары (бронза гасырның Буралы курган культурасы),
  • Яңа Әмзә III торулыгы (болгар чоры),
  • Яңа Әмзә III, VI авыллыклары (бронза гасырның Буралы курган культурасы),
  • Яңа Әмзә I, II, IV, V, VII авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры),
  • Яңа Әмзә курганы, Яңа Әмзә II курганнар төркеме (бронза гасыр),
  • Яңа Әмзә I курганнар төркеме (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Күренекле кешеләре

А.Г.Вәлиев (1937 елда туган) – төзүче-инженер, Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган төзүчесе, Мәскәү шәһәренең мактаулы төзүчесе, Нурлат шәһәренең мактаулы гражданы;

Р.С.Мөбарәкҗанов (1948 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россиянең мактаулы җир төзүчесе;

Ә.Х.Тимбәков (Тимбиков) (1923 елда туган) – химия фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышында катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

К.М.Фәсәхов (1930–2004) – язучы, публицист, тарих фәннәре кандидаты;

Л.Х.Хөсәенова (1879–1920) – педагог, җәмәгать эшлеклесе, татар кызлар мәктәбен нигезләүче;

М.М.Һадиев (псевдонимы Мөнир Һади) (1876–1913) – тарихчы, педагог, дин эшлеклесе;

Р.З.Һадиев (1966 –1985) – сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (үлгәннән соң), Нурлат шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

Халык саны

1782 елда – 68 ир-ат;
1859 елда – 713,
1897 елда – 1233,
1908 елда – 1447,
1920 елда – 1459,
1926 елда – 795,
1938 елда – 782,
1949 елда – 666,
1958 елда – 711,
1970 елда – 942,
1979 елда – 753,
1989 елда – 493,
2002 елда – 499,
2010 елда – 435,
2021 елда – 213 кеше (татарлар).