Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Пустошь-Ашыт, Югары Биеш исемнәре белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар, шул исәптән элек һәм яңа чукындырылганнар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, көпчәк ясау, киез итек басу, чыпта-кап сугу кәсепчелеге һәм олаучылык таралган була.

1858 елга кадәр халыкының 77% ы ислам динен, 23% ы христиан динен тота (Федотово авылының Казан Богородица чиркәве, 1880 еллар башыннан Кабан-Бастырык авылының Михайлов чиркәве приходларына карыйлар).

XX йөз башында авылда мөселман гыйбадәт йорты, икмәк саклау һәм сату кибете була; агачтан мәчет төзелә, аның каршында мәдрәсә эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 855 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 116 хуҗалыкның 35 ендә ат юк, 126 − бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота; 1181 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә. 59 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Түбән Биш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Якты Тормыш” колхозы оештырыла. 1954 елдан − зурайтылган “Уңыш Иген”, 1958 елдан – Тукай исемендәге колхоз (икесенең дә үзәк утары – Түбән Биш авылында), 1998 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан – “Восток” агрофирмасының “Игенче” бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1990 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты бар. 1994 елда мәчет төзелә, 2011 елда “Салкын чишмә” төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

М.З.Әгъләмов (1946−2006) – ТРның халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 286,
1870 елда – 356,
1897 елда – 642,
1913 елда – 872,
1920 елда – 913,
1926 елда – 727,
1938 елда – 591,
1949 елда – 534,
1958 елда – 566,
1970 елда – 560,
1979 елда – 403,
1989 елда – 210,
2002 елда – 174,
2010 елда – 151,
2017 елда – 130 кеше (татарлар, шул исәптән керәшен татарлар– 7%).