Тарихы

1678 елдан Шамарданова Пустошь буларак билгеле.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тире иләү һәм бүрек тегү (бу һөнәрчелек үсешенә Касыйм сәүдәгәре Дәүләткилдиев ярдәм итә: XIX йөз уртасында авыл халкы һәм якын тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләр Касыйм татар сәүдәгәрләренә ялланып эшлиләр), балта һәм слесарь эше, бакыр казаннар ясау кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, күн һәм илтер җитештерүче 8 вак һөнәрчелек заводы була, анда ел саен көмеш белән 10500 сумга 70 мең илтер, шулай ук көмеш белән 6000 сумга 15 мең сарык тиресе эшкәртелә. 1857 елда гына да Шәмәрдән тире эшкәртү заводларында 50 мең сумга товар җитештерелә.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1121,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Ядегәр авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Таң” колхозы оештырыла, 1958 елдан – Киров исемендәге колхоз (Ядегәр авылы), 1963 елдан – “Восток” колхозы (Ядегәр авылы), 1994 елдан – “Восток” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2001 елдан – “Восток” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы артеле, 2007 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917–2015 елларда башлангыч мәктәп (1978 елда бинасы төзелә) эшли. Авылда балалар бакчасы (1987 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 13 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

И.Х.Бобров (1904–1937) – Мамадыш кантонының халык мәгарифе мәктәпләре инспекторы (1919–1925 елларда), ТАССР Игенчелек Халык Комиссариатының урманнар идарәсе башлыгы (1925–1934 елларда), репрессияләнә.

Халык саны

1782 елда – 107 ир-ат;
1859 елда – 807,
1897 елда – 924,
1908 елда – 1045,
1920 елда – 893,
1926 елда – 634,
1938 елда – 466,
1949 елда – 330,
1958 елда – 287,
1970 елда – 245,
1979 елда – 208,
1989 елда – 197,
2002 елда – 213,
2010 елда – 230,
2017 елда – 256 кеше (татарлар).