1905 елның 1 июле, Казан губернасы, Казан өязе Иске Кишет авылы – 1973 елның 14 октябре, Казан

1926–1927 елларда Семипалатинск (Казакъстан ССР) шәһәрендә Бухтарма өяз комсомол комитетында инструктор булып эшли.

Запастагы взвод командирлары мәктәбен (1928), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1941), К.Е.Ворошилов исем. СССР Кораллы Көчләре Генштабының Хәрби академиясе каршындагы Югары академик курсларын (Мәскәү, 1947) тәмамлый.

1927 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче укчы дивизия һәм 25 нче гвардия укчы корпусы командиры (7 нче гвардия армиясе).

Г.Сафиуллин дивизиясе Сталинград янындагы сугышта дошманның 18 меңнән артык солдат һәм офицерын әсир төшерә. Дон, Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Кировоград (1944), Яссы-Кишинев (1944), Будапешт (1944–1945), Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә һәм япон гаскәрләренә каршы сугышта (1945) катнаша.

Днепр елгасын кичеп, Бородаевка һәм Домоткань (Украина ССР, Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровский районы) авыллары янындагы сугышта Г.Сафиуллин батырлык күрсәтә. 1943 елның 25–30 сентябрендә Г.Сафиуллин җитәкчелегендәге солдатлар төркеме елганы кичеп чыга. Дошманның өзлексез һөҗүменә каршы торып, яуланган плацдармның буен 25 км га, иңен 15 км га зурайта һәм, төп көчләр килгәнче, аны кулда тотып тора.

1957 елдан запаста, Казанда яши, Сугыш ветераннары советы рәисе булып эшли.

Сугыш турында мемуарлар авторы.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, ике 2 нче дәрәҗә Суворов, ике 2 нче дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам Г.Сафиуллин исеме белән атала. Иске Кишет авылында Г.Сафиуллин музее бар.

Хезмәтләре

Через реки, через горы... Казань, 1973.

Дорогами Победы. Казань, 1987.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин