- РУС
- ТАТ
механика гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы (1986 ел)
1939 елның 27 октября, Казан – 1986 елның 18 апреле, шунда ук.
1962 елда Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлый.
1963–1966 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында эшли, 1966 елдан СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Физика-техника институтында.
Хезмәтләре юка сүрүләрнең сыгылмалы тутырма белән, үткәрүчән йомшак сүрүләрнең сыеклык агымы белән динамик тәэсирләшүләрен тикшерүгә карый.
Бу мәсьәләләрне чишкәндә чикле аермалар һәм дискрет өермәләр ысулларын камилләштерә һәм куллана, тукыма сүрүләрнең математикмодельләрен эшли.
Каты ягулыклы ракета двигательләрендә, парашют һәм җилдән саклау системаларында бара торган процессларны модельләштерү эшләрен тасвирлый.
Прочность, устойчивость и динамика оболочек с упругим заполнением. М., 1977 (автордаш);
Расчёт оболочек с упругим заполнением. М., 1987 (автордаш);
Динамика мягких оболочек. М., 1990 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.