- РУС
- ТАТ
генерал-лейтенант (1954), Советлар Союзы Герое (6.4.1945)
1905 елның 12 сентябре, Казан — 1962 елның 1 ноябре, Киев шәһәре, Украина ССР.
8 сыйныф тәмамлый. Казанның бер заводында электр чорнаучысы булып эшли.
1926 елдан Кызыл Армиядә.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты исемендәге Мәскәү хәрби мәктәбен (1929), бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләренең команда составы курсларын (1948) тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы фронтларында 1941 елның 23 июленнән, Көнбатыш, Көньяк- Көнбатыш, Дон, Брянск һәм I Белоруссия фронтларында сугыша. Мәскәү яны, Сталинград (хәзер Волгоград) яны, Курск дугасы һәм Орёл янындагы сугышларда катнаша.
1941 елның сентябрендә фронттан чакыртып алына, 3 нче Саратов бронетанк училищесенә җибәрелә: курсантлар батальоны командиры урынбасары, 1941 елның ноябреннән училищене тәэмин итүче танк батальоны командиры.
1942 елның июненнән Көнбатыш фронтта 212 нче танк бригадасының штаб начальнигы, командиры, 1942 елның октябреннән 212 нче танк полкы командиры.
1943 елның февраленнән гвардия полковнигы, 65 нче армиянең 1 нче гвардия танк корпусының 17 нче гвардия танк бригадасы командиры. Брянск, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугыша. Урта Дон (1942) һәм Ворошиловград (1943) һөҗүм операцияләрендә, Харьков оборона операциясендә, Курск сугышы (Орлов операциясендә), Гомель-Речица сугышы (1943), Калинкович-Мозырь, Беларусь (икесе дә — 1944), Көнчыгыш Пруссия, Көнчыгыш Померан һәм Берлин (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
Аның командалыгындагы бригада «Орел» дигән мактаулы исемгә лаек була, өч орден белән бүләкләнә.
1944 елның август ахыры — сентябрь башында Польшаны азат иткәндә Вышкув шәһәре тирәсендә сугышлар белән 35 км юл үтә, Нарев елгасын кичә. 6 км киңлектәге һәм 8 км тирәнлектәге плацдармны яулап ала. 3 артиллерия батареясын, 6 танк һәм үзйөрешле установканы, пехота төялгән 10 бронетранспортерны, сугыш кирәк-яраклары тутырылган 2 складны юк итә.
1960 елның маеннан отставкадагы генерал-лейтенант.
Киев шәһәрендә яши.
Өч Ленин ордены, биш Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Кутузов ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Казан һәм Орёл шәһәрләрендәге урамнарга Герой исеме бирелә.
Книга героев = Батырлар китабы / сост: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 188;
Автор — Ф.Г.Миңнеханов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.