Биографиясе

 1888 елның 26 декабре, Витебск шәһәре – 1978 елның 4 феврале, Ленинград.

1914 елда Ленинград университетын тәмамлый һәм шунда ук эшли.

1930–1949 елларда Ленинград технология институтында целлюлозаны химик эшкәртү кафедрасы мөдире.

1949 елдан СССР Фәннәр Академиясе Югары молекуляр кушылмалар институтының (Ленинград) целлюлозаны химик әверелдерү лабораториясе мөдире, 1953–1960 елларда институт директоры. Бер үк вакытта П.Ф.Лесгафт исемендәге Физик белем бирү институты укытучысы (1923–1929 еллар), Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясе профессоры (1934–1937 еллар), Пластик массалар институтының целлюлоза лабораториясе фәнни җитәкчесе (1931–1938 еллар), Ленинград университетының Химия фәнни-тикшеренү институтында, органик кушылмалар һәм югары молекуляр кушылмалар төзелеше кафедралары мөдире (1945–1949 еллар), институт директоры (1947–1949 еллар).

Бөек Ватан сугышы елларында Казанга эвакуацияләнә, Казан химия-технология институтында (1941–1944 еллар) целлюлозаны химик эшкәртү кафедрасы мөдире, илнең оборонасына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре табигый һәм ясалма полимерлар химиясенә һәм химик технологиясенә карый.

Гидробензоин кушылмаларының, ягъни икенчел-өченчел а-гликольләрнең дегидратлашу реакциясе вакытында икенчел һәм өченчел а-углерод атомлы альдегидларның кетоннарга әверелеп изомерлашуын ача (Д.И.Менделеев исемендәге Рус физика-химия җәмгыяте бүләге бирелә, профессор 1919 ел). Ди-n-толилуксус альдегидының n-дезокситолуоинга, дифенилуксус альдегидының дезоксибензоинга, ди-алмаштырылган ацетальдегидларның кетоннарга изомерлашу механизмын тикшерә.

Оксиальдегидларның оксикетоннарга һәм бер нигезле карбон кислоталарына изомерлашуларын тикшеренүләре өчен Рус физка-химия җәмгыятенең Н.Н.Зинин һәм А.А.Воскресенский исемендәге бүләгенә лаек була (1930 ел).

Хитинның активлыгын көчәйтү шартларын билгели һәм шуның күп кенә кушылмаларын бүлеп чыгара.

Целлюлоза эфирларын синтезлауның яңа ысулларын эшли.

С.Н.Даниловның ксантогенатлар һәм вискоза химиясе өлкәсендәге хезмәтләре вискоза җитештерү технологиясен һәм СССРда ясалма сүс сәнәгатен үстерү өчен мөһим нәтиҗәләр бирә.

Шикәрләр химиясе һәм илебезнең күренекле галимнәре турында мәкаләләр авторы.

СССР Фәннәр Академиясе басмасы «Журнал общей химии»нең баш мөхәррире (1946 елдан).

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Изомеризация оксиальдегидов. 1.Превращение дифенилгликолевого альдегида в бензоин // Журн. Рус. физ.-хим. об-ва. Ч. хим. 1927. Т.29, вып. 9;

Академик А.Е.Арбузов — глава казанской школы химиков-органиков // Журн. органической химии. 1947. Т.17, вып. 12;

Молекулярные перегруппировки и внутримолекулярное окисление-восстановление // Реакции и методы исслед. органических соединений. М., 1956. Кн.4;

Химия ксантогенатов и вискозы. 6.Взаимоотношения компонентов вискозы // Журн. органической химии. 1957. Т.27, вып. 12 (соавтор).

Әдәбият

Степан Николаевич Данилов // Материалы к биобиблиографии учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1971. Вып. 46;

Профессора, доктора наук. Политехнический институт— КХТИ— КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.