Үләмә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 17,7 км, бассейнының мәйданы 116,4 км2. Идел буе калкулыгы буйлап ага, Тәтеш районы территориясендә. Елга башы – Монастырский авылыннан 2 км төньяктарак, тамагы – Зеленовка авылында. Елга башының абсолют биеклеге 190 м, тамагыныкы – 90 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Кече Үләмәнең 1,1-7,2 км озынлыктагы 11 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, якынча өчтән бер өлешен кар сулары алып тора. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 143 мм, ташу агымы катламы 87 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,065 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен каты (6-9 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада күләме 0,77 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Кече Үләмә бассейнында ландшафтлы табигать истәлеге – «Таштау» ерым-сызалар системасы урнашкан.