Биографиясе

1928 елның 13 апреле, Бөгелмә шәһәре – 1995 елның 8 июле, Казан.

Казан педагогия институтын (1951) һәм Ленинград Югары партия мәктәбен (1968) тәмамлый.

1951–1963 елларда Чуаш АССР, Краснодар крае, ТАССРның Куйбышев районы, Ярославль өлкәсе мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

1963–1966, 1972–1974 елларда «Советская Татария» газетасында, 1968–1972 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында эшли. 1974–1975 елларда «Труд» (Мәскәү) газетасының ТАССР буенча үз хәбәрчесе. 1979 елдан «Вечерняя Казань» газетасында (бүлек мөдире, 1989–1994 еларда мөхәррир урынбасары).

Иҗаты

Язмалары күбесенчә очерк, репортаж жанрына карый. Г.Тукай, С.Хәким, М.Әмир әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Татарстан Журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты (1986).