Биографиясе

1916 елның 16 июне, Баку — 1977 елның 22 марты, Мәскәү.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1943), Башкортстанның нефть оешмаларында эшли.

1953 елдан «Татнефть» ҖБдә, башлык (1955 елдан), бер үк вакытта, 1958 елдан, Татарстан ХХСның Нефть сәнәгате идарәсендә. 1963 елдан РСФСР ХХСның Нефть һәм газ сәнәгате баш идарәсе башлыгы

1965 елдан СССР нефть сәнәгате министры.

Татарстан һәм СССРның башка төбәкләре территорияләрендә эре углеводород чыганакларын ачу һәм эшкәртүне оештыручы. Шашин ТАССРда чыганакларны эшкәртү буенча яңа технологияләр кертә, бу исә нефть чыгару күләмен шактый арттыру мөмкинлеге бирә: 1950–1960 елларда Татарстан СССРда нефть чыгаручы төп төбәккә әверелә. 1956 елда нефть чыгару күләме буенча республика СССРда 1 нче урынга чыга.

1953–1963 елларда ТАССР, 1965–1977 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин бүләге нефть чыгару өлкәсен яңа фәнни-техник казанышлар нигезендә үзгәртеп җиһазлауны оештыруы өчен бирелә.

4 Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Истәлеге

«Татнефть» АҖнә; Бөгелмә һәм Лениногорск (һәйкәл урнаштырылган) шәһәрләре урамнарына; ике диңгез судносына Шашин исеме бирелгән.

Әдәбият   

Вахитов Г.Г. В.Д.Шашин и развитие науки. М., 1996.