- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (21.3.1940, үлгәннән соң), рядовой
1910 елның 9 августы, Казан губернасы, Мамадыш өязе (Хәзерге Теләче районы) Әбде авылы — 1940 елның 13 марты, Ленинград өлкәсе Приморск шәһәре.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли.
1933–1935 елларда һәм 1940 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 7 нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясенең 169 нчы укчы полк пулемётчысы.
1940 елда батырлык күрсәтә. 4 мартка каршы төндә Ленинград өлкәсенең хәзерге Выборг районы территориясендә финнар белән сугыш вакытында пулемёт янында ялгызы калып, төз ут яудырып, үз отделениесенең камалыштан чыгуын тәэмин итә. 12 мартта дошманның берничә ут ноктасын бастыра, әмма үзе үлем ярасы ала.
Герой исемен СССР елга флоты министрлыгының балык тоту судносы йөрткән.
Герой бюстлары Теләче районының Теләче авылы мемориаль комплексында һәм Әбде авылында урнаштырыла. Аның исеме Теләче белән Әбде авыллары урамнарына бирелә.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984;
Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 87;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 575, 578, 579.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.