Биографиясе

1955 елның 25 июлендә Казанда туган.

1978 елда Мәскәү архитектура институтын тәмамлаганнан соң (профессор Е.С.Русанова остаханәсе), Казан архитектура-төзелеш университетының архитектур проектлау кафедрасында эшли, Академик социо-фәзаи эзләнүләр лабораториясе җитәкчесе (ALSER KSABU). Бер үк вакытта, 2006 елдан, «4D-Atelier» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш архитекторы.

Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе (2004–2005).

Бүләкләре

1997–2001 елларда, әйдәп баручы автор буларак, Колшәриф мәчетен проектлауда катнаша (С.П.Шәкүров белән берлектә). Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2012).