Җирдән файдалану тарихы

Җирдән фадалану системалары җир биләү формалары, хуҗалык итүнең табигый-климатик үзенчәлекләре һәм тарихи традицияләре белән билгеләнә.

Безнең эраның 1 нче меңьеллыгының 2 нче яртысында Идел-Кама төбәгенә болгар кабиләләре килеп утыру чорында формалашкан җир файдалану үзенчәлекләре соңрак дәверләрдә дә саклана.

Элегрәк имәнкискә, фин-угор кабиләләре биләгән җирләрнең бер өлеше тартып алына, шулай ук, ихтимал, җир биләмәләрен килешенеп бүлү очраклары да гамәлдә булгандыр. Яңа, башлыча, урманлы җирләр еш кына авыл җәмәгатьләре берләшмәләренең авыл хуҗалыгы оештыру юнәлешендәге уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә үзләштерелә.

Болгар кабиләләренең яңа мәйданнарны үзләштерүе булачак феодаль биләмәләр оешу өчен җирлек тудыра; аларның әгъзалары җир кишәрлекләре билиләр, әмма шул ук вакытта алар болынлыкларда, көтүлекләрдә, урманнарда һәм башкаларда да милектәшләр булалар. Идел буе Болгар дәүләтенең урманнар, елгалар, сазлыклар, таулар һәм башка табигый объектлар белән бүлгәләнгән җирләрен ирекле авылдашлар берләшмәләре били.

XI–XII йөзләрдә бәкләр авыллары барлыкка килә, аларда киләчәктә феодаль бәйлелектәге кара халыкка әвереләчәк кешеләр яши. Җирдән файдалануда милек, биләмә, файдалану төшенчәләре әлегә бер-берсеннән төгәл генә аерылмый. Алтын Урда чорында, халык күченүләренең зур колач алуына бәйле хәлдә, җирләр алга таба күмәк рәвештә түгел, бәлки аерым гаиләләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә үзләштерелә.

XIII йөздән феодаль-утарлыклы җирдән файдалану тәртибе урнаша башлый (кара Сөйургал, Тархан).

Казан ханлыгын Рус дәүләтенә кушканнан соң (1552 ел), шартлы алпавыт һәм чиркәү җир биләүчелегенең киң таралуы җирдән файдалануга мөһим төзәтмәләр кертә.

XVI–XVII йөзләрдә хәрби-йомышлы җир биләүнең үсеше нәтиҗәсендә Казан төбәгендәге ясаклыларның җирдән файдалану системасында үзгәрешләр була, аларның җирләре дәүләт милке дип игълан ителә, бу җирләрдән ясаклы һәм йомышлы кешеләр, посад һәм рус крәстияннәре файдалана башлый (кара Патша сарае крәстияннәре, Игенче солдатлар).

XIX йөз ахырында Казан губернасы территориясе 55,9 млн. кв. чакрым чамасы тәшкил итә, шуның якынча өчтән бер өлеше эшкәртүгә яраксыз җирләргә (сазлыклар, тозлы туфраклар, чокырлар, сызалар һәм башкалар) туры килә.

Халык хуҗалыгында, башлыча, аграр өлкәдә 2,84 млн дисятин сөрүлекләр (гомуми җир мәйданының 50% ы) файдаланыла. Көтүлекләр һәм утлавыкларның өлеше – 621 мең дисятин (11%), урманнар 1,9 млн дисятин (33%) били. Моннан тыш, җирдә торак пунктлар, грунт юллар, сәүдә һәм сәнәгать оешмалары, предприятиеләр урнаша. Җир банкларыннан кредит алу өчен залог буларак файдаланыла, кайбер чакта спекулятив сату-алу предметы була.

XX йөз башында авыл хуҗалыгы җирләренең зур өлеше вак товар җитештерүчеләр, башлыча, крәстияннәр тарафыннан эшкәртелә.

Крәстияннәрнең җирдән файдалануының (губернадагы эшкәртүгә яраклы җир мәйданының 2,4 млн дисятин чамасы) нигезен өлешчә (сатарга ярамаган) авыл җәмәгате милкендә булган имана җирләре тәшкил итә. Моннан тыш, крәстиян җәмәгатьләре карамагында 484,5 мең дисятин болынлыклар һәм утлавыклар, 254,7 мең дис. урманнар исәпләнә. Авыл җәмәгатенең һәр әгъзасы (гадәттә, ир-атлар) җиргә хокуклы була. Чәчүлек мәйданнар - җәмәгать-имана, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары - хуҗалык-кишәрлек файдалануына, ә көтүлекләр һәм утлавыклар уртак файдалануга карый.

Җәмәгать сатып алулар һәм салым түләүләрнең кертелүе өчен коллектив рәвештә җавап тота. Җирдән файдалануның җәмәгать системасы белән бергә арендага алу тәртибе дә тарала.

XIX йөзнең 2 нче яртысында – XX йөз башында, башлыча, хосусый милеккә әверелгән, шулай ук Столыпинның аграр реформасы нәтиҗәсендә бирелгән җирләрдә (кара Отруб, Хутор) ялгыз крәстияннәрнең җирдән файдалану өлкәсе киңәя.

Хосусый биләнгән җирләрдә җирдән файдалану мөһим үзенчәлекләре белән аерылып тора. Башлыча, дворян-алпавыт җирләрендә эре җир хуҗаларының бер өлеше сөрүлекләрне үз авыл хуҗалыгы кораллары белән һәм яллы авыл хуҗалыгы эшчеләре (батраклар) хезмәтеннән (хуҗалык алып баруның «капиталистик» системасы) яки тирә-юньдәге крәстияннәрнең эш терлекләреннән һәм коралларыннан файдаланып («бурычлы эш» – «отработка», «өлешкә эшләү» – «издольщина») үз хуҗалыгын алып бара. Шул ук вакытта алпавытларның зур өлеше, кагыйдә буларак, эре утар хуҗалары, үз хуҗалыкларын алып барудан баш тарта һәм җирләрен арендага бирә.

Шулай ук җирне хуҗалар да, арендачылар да эшкәрткән җирдән файдалануның катнаш системасы да яшәп килә. Хосусый биләнгән җирдән файдалану 369,5 мең дисятин эшкәртүгә яраклы җирләрне, 120,5 мең дисятин болынлыкларны һәм утлавыкларны, 246,3 мең дисятин урманнарны колачлый. Җирдән файдалануның удел һәм казна формалары Казан губернасында киң таралмый: 35,8 мең дисятин эшкәртүгә яраклы җирләр, 16 мең дисятин болынлыклар һәм утлавыклар, 1357,6 дисятин урманнарны тәшкил итә.

Совет чоры

Совет хакимияте урнашканнан соң (1917 ел), национализацияләнгән авыл хуҗалыгы җирләренең зур өлеше бушлай күмәк җирдән файдалануга: крәстиян җәмәгатьләренә, җирне бергәләп эшкәртү ширкәтләренә, совхозларга, колхозларга, авыл хуҗалыгы коммуналарына һәм башка оешмаларга (учреждениеләргә) бирелә. Авыл җәмәгатьләре кишәрлекләр хуҗалары өчен кабул ителгән җирле кагыйдәләрне гамәлгә кертү хокукына ия булалар.

1920 еллар ахыры – 1930 еллар башында крәстиян хуҗалыкларын ирексезләп күмәкләштерү тулысынча җирдән файдалануның дәүләт системасы хакимлеге урнашуга китерә. Бу система: авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне, транспортны үстерү һәм башка төрле халык хуҗалыгы ихтыяҗлары, социаль-мәдәни максатлар өчен җирләр бирелгән дәүләт предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җирдән файдалануы; колхозлар, колхозара һәм башка кооперация предприятиеләре җирдән файдалануы; җәмәгать оешмалары (профсоюзлар, спорт җәмгыятьләре һ.б.) җирдән файдалануыннан гыйбарәт. Аерым гражданнарга җир индивидуаль торак төзелеше, индивидуаль һәм коллектив яшелчәчелек һәм бакчачылык үстерү (кара Бакчачылык ширкәте), шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелә.

Авыл хуҗалыгы җирләреннән төп файдаланучылар колхозлар һәм совхозлар була. Аларга җир бушлай һәм мәңгелек файдалануга тапшырыла. Колхоз һәм совхозларда гражданнарга файдалануга бүлеп бирелә торган кишәрлекләрнең зурлыгы законнар һәм хуҗалыкларның уставлары белән билгеләнә (кара Шәхси ярдәмче хуҗалык).

Совет чорыннан соң

1990 еллардан базар икътисады шартларында җир милкен хосусыйлаштыру башлангач, Тататрстан Республикасында колхоз һәм совхозлар белән бергә, авылдагы җир хуҗалары ассоциацияләре һәм акционерлык җәмгыятьләре, фермерлык хуҗалыклары (кара Крәстиян (фермер) хуҗалыгы), шулай ук сәнәгый һәм авыл хуҗалыгына катнашы булмаган предприятиеләр җирдән файдаланучыларга әвереләләр.

2000 елга Тататрстан Республикасының җир фонды 6383,7 мең га, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре 4523,4 мең га тәшкил итә. Җирдән файдалану формалары буенча авыл хуҗалыгы җирләре түбәндәгечә бүленә (мең га): авыл хуҗалагы предриятиеләре һәм оешмалары җирләре – 4265,9, фермер хуҗалыклары – 121,3, аерым гражданнарның җирләре – 136,2.

Шулай ук кара Җир биләү.

Чыганаклар

Статистика землевладения 1905 г.: Свод данных по 50 губерниям Европейской России. СПб., 1907;

Республика Татарстан 1920–2000 гг.: Стат. сб. Казань, 2001.

Әдәбият

Халиков Н.А. Земледелие татар Среднего Поволжья и Приуралья XIX — начала XX вв. Москва, 1981;

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. Казань, 1995;

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (Социально-экономическое исследование). Москва, 1984;

Шайдуллин Р.В. Крестьянские хозяйства Татарстана: проблемы и пути их развития в 1920–1928 гг. Казань, 2000.            

Автор – Р.В.Шәйдуллин