Мәкаләдә тарихчылар, социологлар һәм икътисадчылар тарафыннан кулланыла торган гамәли сан методлары, этникара конфликтлы хезмәттәшлек феноменын өйрәнүдә санлы математик методлар куллану мөмкинлеге тикшерелә. Низагларны һәм аларны алдан кисәтүне анализлау өчен нәтиҗәле инструмент буларак конфликтометрия куллануның актуальлеге турында фаразлар күрсәтелә. Татарстан Республикасында этникара низагларны тикшерүдә элек кулланылган методлар анализлана, проблемага икенче яктан карарга мөмкинлек бирүче конфликтометрия методы күрсәтелә.

Сылтама ясау өчен: Князьханов Б.Р. Конфликтометрия как инструмент измерения межэтнической напряженности и конфликтов (пример применения в условиях Республики Татарстан) // Научный Татарстан. 2023. №1. С.108–114.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Булат Рәшит улы Князьханов, магистрант, Казан милли тикшеренү технология университеты, e-mail: kniazkhanov@bk.ru