- РУС
- ТАТ
Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000)
1947 елның 5 мартында Киров өлкәсенең Омутнинск шәһәрендә туган.
Киров педагогика институтын (1971), Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (1976), Театр сәнгате институты каршындагы Югары режиссерлар курсларын (1983–1985) тәмамлый.
1977 елдан Казанда.
1977–1980 елларда «Советская Татария», «Вечерняя Казань» газеталарында үзхәбәрче булып эшли.
Л.А.Кожевников иҗатына жанр төрлелеге хас. Ул – Мәскәү, Кустанай, Рязань, Магадан һәм башка шәһәрләр сәхнәләрендә куелган «Вакансия» (1982), «Анонимка» (1985), «Подлог» (1987) пьесалары, курчак театры өчен язылган «Пётр I и солдат» (1983), «Барабашка» (1996), «Жар-птица» (2003) пьесалары, «Улыбка Афродиты» (1993), «Смерть прокурора» (1993) повестьлары, «Олимпия» (1993) романы, фәнни-популяр «Славянские языческие боги, духи и нечистая сила» (1994) китабы авторы.
Г.Р.Державин исемендәге әдәби бүләк лауреаты (2004).
Театральный детектив: пьесы. Казань, 1983.
Автор – Р.Р.Мусабәкова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.