Эчтәлек

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Күкчә Бирәзә авылы урамы. Татарстанның Арча районы. 2019

"Казан арты" тарих-этнография музее

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда җамигъ мәчете, су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1195,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Яңа Кырлай авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда “Кызыл Күкчә” колхозы оештырыла, 1936 елда “Динамо” колхозы итеп үзгәртелә, 1961 елда берләштерелгән Свердлов исемендәге колхоз, 1990 елда “Динамо” колхозы составына керә. Халкы ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) бар; чишмә төзекләндерелгән.

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Күкчә Бирәзә мәчете. 2019

Татарстанның Арча районы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Мәктәп бинасы. 2019

Татарстанның Арча районы Күкчә Бирәзә авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Халык саны

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Күкчә Бирәзә авылы чишмәсе. 2019

"Казан арты" тарих-этнография музее

1782 елда – 117 ир заты;
1859 елда – 463,
1897 елда – 669,
1908 елда – 734,
1920 елда – 597,
1926 елда – 700,
1938 елда – 735,
1949 елда – 344,
1958 елда – 287,
1970 елда – 233,
1979 елда – 180,
1989 елда – 132,
2002 елда – 97,
2010 елда – 86,
2015 елда – 96 кеше (татарлар).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре. 2019

Татарстанның Арча районы Күкчә Бирәзә авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Авыл өе. 2019

Татарстанның Арча районы Күкчә Бирәзә авылы. «Казан арты» тарих-этнография музее