- РУС
- ТАТ
әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1943)
1888 елның 18 июле, хәзерге Мордва Республикасы, Ардатов районы Чукалы авылы – 1966 елның 16 гыйнвары, Казан.
Варшава университетын тәмамлый (1913).
1921–1930 елларда Белоруссия университетында (1926 елдан профессор), 1931–1934 елларда кинематография, химия-технология һәм педагогика институтларында (Мәскәү) укыта.
1939 елдан Казан педагогия институтында, 1940–1961 елларда Казан университетында, 1943–1948 елларда тарих-филология факультетында декан, шул ук вакытта 1946–1948 елларда рус әдәбияты кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре әдәбият методологиясенең гомуми мәсьәләләренә, славян әдәбиятларын чагыштырып өйрәнүгә, М.Ю.Лермонтов, Н.В.Гоголь, И.С.Тургенев, Т.Г.Шевченко, Я.Купала, Я.Колас, М.Богданович һ.б. иҗатларына карый.
Әдәбият белеменең милли үзенчәлекләре теориясен алга сөрә. А.А.Фукс, Г.П.Каменев, Г.Тукай турында басылмый калган мәкаләләр авторы.
Метод преподавания литературы // Известия Наркомата просвещения БССР. Минск, 1921.
Метод изучения литературы // Труды Белорусского университета. Минск, 1922. № 1.
Опыт историко-литературного изучения художественных произведений в трудах профессора В.А.Богородицкого // Ученые записки Казан. университета. 1961. Т. 119, книга 5.
Белорусская ССР: Краткая энциклопедия. Минск, 1982. Т. 5.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.