- РУС
- ТАТ
(«Социалистик Татарстан»), айлык сәяси-икътисади журнал
ТАССР ҮБК һәм ХКС органы.
«Социалистическое хозяйство Татарстана» журналы дәвамчысы.
1935 елның июненнән 1937 елның июленә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.
Төрле еллардагы мөхәррирләре — Т.Т.Әюпов, Я.Ф.Ефимов, Р.Ю.Алкин, В.М.Стам.
Баш мәкаләләрнең күп өлеше ТАССР ҮБК Президиумы рәисе Г.Г.Байчурин һәм ТАССР ХКС рәисе К.А.Абрамов тарафыннан языла.
Актив авторлары арасында — А.Аитов, А.М.Габдуллин, Ш.В.Галиев, М.Ибраһимов, Н.И.Исхаков, В.М.Корольчук, Х.Мәһдиев, Н.И.Тихонов.
Журналда Татарстандагы хуҗалык, дәүләт һәм мәдәният төзелешенең хәле турындагы хисаплар һәм күзәтүләр, директив күрсәтмәләр, шул исәптән икътисад өлкәсендә «корткычлык», «троцкистларның мәкерле казынулары» белән көрәше мәсьәләсенә караган күрсәтмәләр басыла.
«ТАССР Халык комиссарлары советында» («В Совнаркоме ТАССР») даими сәхифәсе чыгып килә.
Халык хуҗалыгын планлаштыру, дәүләт бюджеты үтәлеше, җитештерүче көчләрнең урнашуы, фән һәм техника, стахановчылар хәрәкәте, шәһәр хуҗалыгы үсеше, төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр карала.
ТАССР атласын төзү (1935, №1–2) эшләренә багышланган материаллар кызыксыну уята.
Акрынлап журналның эчтәлеге саега башлый, һәм сәяси репрессияләр, шул исәптән ТАССРның икътисади җитәкчелегенә каршы репрессияләр көчәю шартларында чыгудан туктый.
Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;
Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;
Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;
Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.
Автор – Р.А.Айнетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.