Биографиясе

1932 елның 28 мае, Горький өлкәсенең Лысково шәһәре – 2019 елның 6 феврале, Түбән Кама шәһәре.

Мәскәү нечкә химик технологияләр институтын тәмамлаганнан соң (1956 ел), Воронеж шин заводында эшли.

1971 елдан төзелеп килүче Түбән Кама шин заводы директоры.

Аның җитәкчелегедә завод төзелеп бетә һәм билгеләнгән сроктан 2 тапкыр тизрәк файдалануга тапшырыла (1974 ел), СССРда һәм Европада җиңел һәм йөк машиналары, тракторлар һәм башка техника өчен шиннар чыгаручы иң эре үзәккә әверелә.

1991 ел башына предприятие елга 12 млн шин җитештерүгә ирешә.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Түбән Кама шәһәренең социаль үсешенә зур өлеш кертүе өчен шәһәрнең мактаулы гражданы исеме бирелә (1984 ел).

1985-2000 елларда ТАССР Югары Совет, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.