Оештыручысы — «Эфир» ҖЧҖ.

Оешу урыны һәм вакыты

1991 елда Казанда радиотелетапшырулар станциясен төзү һәм эксплуатацияләү буенча кече предприятие җирлегендә оеша.

1992 елда «Эфир» телерадиотапшыруга лицензия ала; коллективның нигезен Казан телеүзәге һәм Казан университетының журналистика факультеты хезмәткәрләре тәшкил итә.

Беренче телетрансляция 1992 елның 8 июнендә була.

1990 елларда Казанның әйдәп баручы телекомпаниясе.

1994 елда «Эфир» программалары Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре кабул итә.

Татар телендәге беренче «Адымнар» тапшыруы 1997 елда чыга башлый.

1998 елдан тәүлек буе эшли.

«Эфир» — Халыкара радио- һәм телетапшырулар ассоциациясе һәм Бәйсез тапшырулар системасы әгъзасы, 1996 елдан — Россия Милли телетапшырулар ассоциациясендә.

Хәзер «Эфир» Россиянең дәүләтнеке булмаган эре телекомпанияләр өчлегенә керә һәм Татарстанның мәгълүмат һәм реклама индустриясендә алдынгы урында тора.

Программалар

Үз тапшырулары челтәрендә — «Утро»(«Иртә») программасы (иртәнге канал), «Город»(«Шәһәр») мәгълүмати программасы (Казанның мәгълүмати мәйданы лидеры), «Перехват» вакыйгалар хроникасы (каналның иң рейтинглы проектларының берсе), «Fam TV» хатын-кызлар программасы, «О.Р.З.» сәламәтлек турындагы программа һ.б.

Бүләкләре

Телекомпания Бөтенроссия телевизион конкурслар: «Новости — время местное» («Яңалыклар — җирле вакыт», 2000, 2001 еллар), «ТЭФИ — регион» (2002, 2003, 2007 еллар) бүләкләре белән бүләкләнә.

1998, 2000, 2005 һәм 2008 елларда Россия телетапшырулар милли ассоциациясе тарафыннан «Эфир» иң яхшы төбәк телекомпаниясе дип табыла.

«Эфир» ның челтәр партнёры — «РЕН-ТВ», аның тапшырулар челтәрендә «24» мәгълүмати программасы, уенлы кино, телесериаллар, программа-цикллар, күңел ачу программалары, мультипликацион сериаллар чыгарыла.

«Эфир»ның төп аудиториясе — халыкның 25 тән 54 яшькәчә булган өлеше.

«Эфир» ҖЧҖ директорлар советы рәисе — А.П.Григорьев, генераль директоры — Г.Ф.Яхина.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6.