Биографиясе

1667 елның 14 ноябре, Мәскәү – 1750 елның 21 ноябре, шунда ук.

1685 елдан хәрби һәм дәүләт  хезмәтендә.

1724–1728 елларда Себер губернаторы. Себер һәм Уралны колонияләштерүдә катнаша, А.Шестаковның Чукоткага хәрби экспедициясенә булышлык итә. 1729–1730 елларда Югары яшерен совет әгъзасы.

1730–1731 елларда  Казан губернаторы. Аның вакытында икенче Кама аръягы чик буе киртәсен төзү башлана. 1731 елда Яңа чукындыру комиссиясен оештыруга булышлык итә һәм хөкүмәттән яңа чукынган әҗнәбиләрне 3 елга дәүләт ясакларыннан һәм бурычларыннан азат итүне күздә тоткан ташламаларны раслатуга ирешә.

Императрица Анна Иоанновнаның самодержавиесен чикләүгә исәпләнгән «Кондицияләр» төзүдә катнашканы өчен, 1731 елда Нарва шәһәренә сөрелә, 1739 елда Соловки монастырена ябыла, 1741 елдан Шлиссельбург шәһәрендә тотыла. Тәхеткә императрица Елизавета Петровна утыргач, 1741 елда азат ителә, югары исемнәре һәм дәрәҗәләре, ә 1742 елдан утарлары кире кайтарыла.

Әдәбият

Долгоруков П.В. Сказания о роде князей Долгоруковых. СПб., 1842;

Долгоруков П.В.  Российская родословная книга. СПб., 1854. Ч. 1;

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «вручённой на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.                              

Автор – Е.Б.Долгов