- РУС
- ТАТ
Монтажчы. Социалистик Хезмәт Герое (1977), РСФСРның атказанган төзүчесе (1973)
1932 елның 15 августы, Башкортстан АССРның Мишкә районы Олы Шады авылы – 2008 елның 24 декабре, Чаллы шәһәре.
1951–1958 елларда Чита өлкәсе, Чиләбе, Уфа шәһәрләре сәнәгать предприятиеләрендә эшли.
1958–1992 елларда Чаллы шәһәре «Спецатоммонтаж» тресты идарәсендә монтажчы, монтажчылар бригадасы җитәкчесе. Павловск (Башкортстан АССР), Хоабин (Вьетнам Социалистик Республикасы.), Түбән Кама ГЭСлары, Зәй ГРЭСы, Түбән Кама нефтехимия комбинаты, шин заводы, ТЭЦ, КамАЗ төзелешләрендә катнаша.
Герой исеме Кама зур йөк автомобильләре җитештерү заводлары комплексының 1 нче өлешен төзүдә ирешкән югары уңышлары өчен бирелә.
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданы.
Батыр набирает высоту. Казань, 1974.
Калимуллин Дж. Аглямов Нагим Харисламович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1980.
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.