- РУС
- ТАТ
Физик һәм электротехник, радио уйлап табучы, радиоэлемтә фәнни мәктәбенә нигез салучы
1859 елның 4 (16) марты, Пермь губернасының Турьинские Рудники поселогы, хәзер Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск шәһәре – 1905 елның 31 декабре (1906 елның 13 гыйнвары), Санкт-Петербург).
Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1882), фәннәр кандидаты.
1883 елдан Кронштадтта Мина офицерлар классында укыта, анда электромагнит дулкыннарын өйрәнү белән шөгыльләнә. 1901 елдан – физика профессоры, 1905 елда Санкт-Петербург электротехника институтының беренче сайланулы директоры.
1895 елның 7 маенда (25 апрелендә) Рус физика-химия җәмгыяте утырышында ул үзе ясаган "электр тирбәнешләрен ачыклау һәм теркәү өчен прибор"ны – гамәли файдалану өчен яраклы дөньяда беренче радиоалгычны күрсәтә. 1896 елда, Морзе әлифбасы белән "Герц" сүзе язылган радиограмма тапшырып, 250 м ераклыкка дөньяда беренче радиотапшыруны гамәлгә ашыра. Элемтә системасын камилләштерә: 1897 елда 5 км га кадәр тапшыру ераклыгына ирешә, сигналларны ишетү юлы белән кабул итү өчен кабул итү антеннасын, җиргә утырту һәм телефон кабул итү җайланмасын эшли.
Эшләре 1900 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә Зур алтын медальгә лаек була.
1945 елда СССР Министрлар Советы Указы белән радио көне (7 май) һәм радио өлкәсендәге күренекле эшләре өчен А.С.Попов исемендәге алтын медаль булдырыла.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.