Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Архангел Михаил чиркәве (1899 ел), чиркәү-приход мәктәбе, 2 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 738 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Кошман волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Олы Урсак авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Бушанча” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, соңрак колхозга үзгәртелә, 1953 елда Жданов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1957 елда Нариман исемендәге колхоз составында (Олы Урсак авылы). 1993 елдан – “Таң” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, хәзер – “Дубрава” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, яшелчә үстерү, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб бар.

Халык саны

1859 елда – 440,
1897 елда – 889,
1908 елда – 962,
1920 елда – 764,
1926 елда – 624,
1938 елда – 626,
1949 елда – 492,
1958 елда – 437,
1970 елда – 393,
1979 елда – 293,
1989 елда – 216,
2002 елда – 118,
2010 елда – 65,
2017 елда – 41 кеше (руслар – 90%, чуашлар – 10%).