Партия оешуы

1905–1907 елгы Революция чорында социалист-революционерлар партиясе ике агымга бүленә: сул — «эсер-максималистлар» һәм уң — «халык социалистлары». Беренче бөтендөнья сугышы елларында «обороначылар», «центристлар» һәм сул «эсер-интернационалистлар» аерылып чыга. 1917 елның Февраль революциясеннән соң сул эсерлар «Земля и воля» газетасы тирәсендә берләшә. Сул эсерлар партиясе җитәкчеләре — Б.Д.Камков, М.А.Спиридонова һ.б. Эсерлар партиясенең таркалу сәбәбе социаль борылышның характерын, хәрәкәт көчләрен һәм перспективаларын бәяләү һәм әлеге борылышта эсерлар партиясе ролен билгеләү мәсьәләләре буенча фикер каршылыгыннан гыйбарәт була. Сул эсерлар Россияне коткарып калуны кичектергесез социализмга баруда күрә, шул ук вакытта төп юнәлеш Россиядә соц. революция җиңеп чыгу өчен кирәкле шартлар булдыручы дөнья революциясенә ясала. Алар Вакытлы хөкүмәттә кадетлар белән коалиция төзүгә каршы булалар, бертөрле социалистик хөкүмәт оештыруны, сугышны туктату, алпавытлар җирләрен бу мәсьәләне Учредительләр җыенында хәл иткәнче җир комитетларына күчерүне хуплыйлар.

Октябрь революциясендә эсерлар роле

Язын Гельсингфорс, Харьков, Казан һ.б. шәһәрләрдә беренче мөстәкыйль оешмалар барлыкка килә. 1917 елгы Октябрь кораллы күтәрелешенә әзерләнү чорында кайбер сул эсерлар вакытлы революцион комитетлар составына керәләр. Октябрь революциясеннән соң сул эсерларның Үзәк бюросы оеша, ул сул эсерларның бөтенсоюз конференциясен чакыру башлангычы белән чыга. 1917 елның 19–28 ноябрендә партиянең Оештыру съезды була, анда партия уставы проекты кабул ителә, ҮК сайлана (15 әгъза һәм әгъзалыкка 15 кандидат). 1918 елның мартына кадәр партия большевиклар белән беррәттән совет хакимияте органнарын формалаштыруда катнаша. 4 нче Бөтенроссия Советлар съездында большевикларның Германия белән Брест-Литва солых килешүенә (1918 елның 3 марты) кул куюыннан соң сул эсерлар, большевиклар дөнья революциясе эшенә хыянәт иттеләр, дип белдереп, хөкүмәттән үз халык комиссарларын чакыру турында игълан итәләр. Шуннан соң партиянең иң радикаль әгъзалары карары белән сул эсерларның баш хәрби штабы, шулай ук  террорлык актлары оештыру һәм уздыру өчен Бөтенроссия, Мәскәү, Петроград хәрби оешмалары оеша. 1918 елның 17–25 апрелендә Мәскәүдә партиянең 2 нче съезды уза, анда аның социаль революциянең төп принципларын — республикалар советы федерациясе төзү, идарәне үзәкләштермәү, җитештерүне синдикализацияләү, «җирне социальләштерү»не раслаган сәяси программасы кабул ителә. Съезд дөнья революциясен тизләтү өчен халыкара террорның башлануын санкцияли. 1918 елның 28 июнендә Мәскәүдә 3 нче съезд уза, ул хакимиятне тулысынча хезмәт ияләре Советларына тапшыру, ХКСны бетерү турында белдерә. 1918 елның 6 июлендә сул эсерлар партиясе әгъзалары тарафыннан Германия илчесе В.Мирбах үтерелә, Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең кайбер җитәкчеләре кулга алына, Мәскәү, Рыбинск, Ярославль һ.б. шәһәрләрдә фетнә күтәрү омтылышы була (тиздән ул бастырыла). Оешма эчтән таркала: сул эсерларның бер өлеше террорны дәвам итү ягында була, бер өлеше большевиклар позициясенә күчә.

Партиянең Казан оешмасы

Социалист-революционерлар партиясенең Казан оешмасында сул агым Беренче бөтендөнья сугышы вакытында үзен күрсәтә: сугышка каршы эшчәнлек нигезендә «Коалиция комитеты» барлыкка килә, аңа Казан большевиклары белән беррәттән сул «эсер-интернационалистлар» В.П.Брауде, Н.П.Пономарёв, А.И.Попов, Е.Разумова, В.Чернышёв, Д.Шляпников, К.Шнуровский һ.б. керә. Казандагы эсерлар оешмасында сул эсерлар позициясе алга таба да көчле була. Сул эсерлар партиясе Казан комитеты социалист-революционерлар партиясенең Казан оешмасы таркалгач барлыкка килә (1917 елның марты). Әйдәп йөрүчеләре: А.Л.Колегаев, И.А.Майоров, Н.Д.Ефремов, В.И.Мохов, В.П.Брауде, К.Шнуровский, А.И.Попов, Н.П.Пономарёв, В.Жилинский һ.б. Партия ҮК тарафыннан Казанның сул һәм уң эсерларын берләштерү омтылышы була: моның өчен 1917 елның августында эсерлар партиясе ҮК әгъзасы В.Г.Архангельский килә. Тик, берләштерелгән комитет оештыруга карамастан (аңа 7 сул һәм 5 уң эсер керә), оешмалар бер-берсеннән бәйсез рәвештә яши. Сул эсерлар комитеты Проломная һәм Университет (хәзер Бауман ур., 47) урамнары чатындагы Ключников йортында урнаша. Партиянең бүлекчәләре Чистай (Чистай шәһәрендә һәм өч волостьта), Спас (50 гә якын сул эсерлар), Лаеш (100 гә якын кеше) өязләрендә дә була. Сул һәм уң эсерлар арасында төп фикер каршылыгы җир, хакимият һәм сугыш мәсьәләләрендә күзәтелә, социалист-революционерлар партиясенең Казан губерна конференциясендә (1917 елның 7 мае) һәм Крәстиян депутаталарының губерна советы җыенында (1917 елның 13 мае) сул эсерларның Учредительләр җыены чакырылышына кадәр җирне крәстияннәргә бирү турындагы резолюциясе кабул ителә. Монда Казан губерна крәстияннәр депутатлары Советын җитәкләгән А.Л.Колегаев зур роль уйный. Хакимият мәсьәләсендә сул эсерлар аны советларга тапшыру ягында була (үзләре еш кына Вакытлы хакимиятне якласалар да), сугыш мәсьәләсенә килгәндә — аны тизрәк туктату ягында торалар. Казан губернасы буенча Учредительләр җыенына сайлауларга сул эсерлар өчен 180 меңнән артык сайлаучы тавыш бирә (эсерлар партиясе барлыгы губернада 270 мең тавышка ия була). 1917 елның Февраль революциясеннән соң сул эсерларның татар оешмалары оеша башлый. 1917 елның 30 мартыннан Г.Г.Ибраһимов редакциясендә Уфа шәһәрендә татар сул эсерларның «Ирек» газетасы нәшер ителә. 2 нче Бөтенроссия мөселман съезды (Казан, 1917 елның мае) барганда, делегатларның бер өлеше сул эсерлар фракциясенә берләшә, ул алга таба сул эсерларның татар партиясен оештыру башлангычы белән чыга, аның төп максаты «бөтен Россиядә бүлгәләнеп беткән демократик көчләрне берләштерү, татар революционерларының бердәм органын булдыру»дан гыйбарәт була. Татар сул эсерлары сул эсерларның Россия оешмасын яклый. 1917 елның августында Уфада составында Г.Г.Ибраһимов, Ш.Х.Сүнчәләй, Ф.Сәйфи, И.Рәмиев, М.Әхмәтов, Г.Әминов һ.б. булган вакытлы ҮК төзелә. Мөселман социалистлар комитетлары каршында башында Ш.Әхмәдиев һәм Х.Мөхетдинов торган сул эсерлар фракциясе эшләп килә. Илче В.Мирбах үтерелгәч, татар сул эсерлары террорны гаепләп чыгышлар ясыйлар һәм үз Уставларын булдыралар. Сул эсерларның Россия оешмасыннан аермалы буларак, татар эсерлары икмәк монополиясен таныйлар һәм ярлылар комитетлары оештыруга каршы чыкмыйлар. Сул эсерларның гомумроссия оешмасы вәкилләре совет хакимиятенең барлык органнарыннан чыккач, татар сул эсерлары Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты составында кала һәм большевиклар белән хезмәттәшлеген дәвам итә. Алга таба татар эсерлары арасында 3 агым барлыкка килә: беренчесенең вәкилләре большевиклар белән, икенчесенеке эсер-террористлардан аерылып чыккан эсерлар белән кушылуны, өченчеләре сул эсерларның мөстәкыйль татар оешмасын саклауны яклый. 1918 елның июнендә мөселман социалистлар комитетлары 2 мөстәкыйль оешмага — большевикларга һәм сул эсерларга таркала. Алга таба күп кенә татар сул эсерлары большевиклар партиясенә күчә. Сул эсерлар Казанда Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша, Вакытлы революцион комитетка, Казан Эшче, солдат һәм крәстиян депутаталары советына, Казан Совет Эшче-Крәстияннәр Республикасы ХКСна керәләр. 1918 елның Брест-Литва солых килешүенә каршы чыгыш ясыйлар. 1918 елның 22 маенда сул эсерлар партиясенең 1 нче Казан губерна конференциясе була, аның эшендә 33 делегат, шул исәптән партиянең ҮК әгъзалары А.Л.Колегаев, И.А.Майоров катнаша. Партиянең Казан губерна комитеты сайлана. Кабул ителгән резолюциядә сул эсерларның большевиклар һәм Октябрь түнтәрелеше яклы башка партияләр белән хезмәттәшлекне яклавы билгеләп үтелә. Әмма чынлыкта, яңа хакимият идарәсе структурасында булсалар да, сул эсерлар большевикларны һәрвакытта да якламыйлар. 1918 елның язында Казан эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары губерна советының азык-төлек бүлеге комиссары И.И.Штуцер (сул эсерлар партиясендә тора) большевикларның азык-төлек диктатурасы турындагы декретын гамәлгә ашыруга аяк чала, ярлылар комитетлары оештыруга да сул эсерлар көчле каршылык күрсәтәләр. Сул эсерлар фетнәсеннән соң (1918 елның 6–7 июле) сул эсерлар партиясенең Казандагы вәкилләре җитәкче урыннардан төшерелә, бер өлеше репрессияләнә (И.А.Майоров һ.б.), кайберләре РКП(б)га кушыла (А.Л.Колегаев һ.б.). Партия ярымлегаль хәлгә күчә, 1923 елда аның эшчәнлеге тыела. Сул эсерларның Казан оешмасының матбугат органнары — «Социалист-революционер», «За землю и волю», «Игенче» газеталары.

Чыганаклар

Программа партии социалистов-революционеров (в общедоступном изложении). К., 1917.

Әдәбият

Хайрутдинов Р.Г. На путях к Советской Автономии: Проведение ленинской национальной политики Центральным татаро-башкирским комиссариатом в 1918–1919 гг. К., 1972;

Литвин А.Л., Овруцкий Л.М. Левые эсеры: программа и тактика (некоторые вопросы). К., 1992;

Литвин А.Л. Общественно-политическое движение в Поволжье: Конец XIX — начало XX в. Российская историография. К., 2003;

Сыченкова А.В. Отечественная историография партии левых социалистов-революционеров: Дис. ... К., 2003.

Автор — Л.М.Айнутдинова