Биографиясе

1929 елның 1 марты, БАССРның Мәчетле районы Яңа Мөслим авылы – 2018 елның 23 октября, Междуреченск шәһәре.

Свердловск тау институтын тәмамлаганнан соң (1953), «Башкируголь» (Күмертау шәһәре) трестының «Ермолаево» киселешендә эшли.

1957–1990 елларда «Кемеровоуголь» ҖБдә (Кемерово өлкәсе): «Томусауголь» трестының «Красногорский» киселешендә тау инженеры, участок башлыгы, баш инженер (1968 елдан), «Кемеровоуголь» комбинатында баш инженер урынбасары (1969 елдан), «Междуреченск» киселеше директоры (Междуреченск шәһәре, 1975 елдан).

Дәүләт бүләге Кузбасста ачык ысул белән ташкүмер (шул исәптән кокслана торган) чыгару буенча зур сәнәгать һәм социаль-икътисади комплекс булдыруда катнашканы өчен бирелә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова