- РУС
- ТАТ
Тренер, (инвалидлар арасында чаңгы спорты), Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (1999), Россиянең атказанган тренеры (2003)
1958 елның 12 гыйнварында Казанда туган.
Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1979).
1979–1983 елларда гимнастика буенча өлкән инструктор, 1983–1987 елларда «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте Татарстан республика советының «СССР оборонага һәм хезмәткә әзер бул» сәламәтләндерү бүлеге һәм комплексы мөдире, 1987–1993 елларда Профсоюзлар Татарстан өлкә Советы – физкультура-спорт җәмгыятенең хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшчеләренең физик тәрбия бүлегендә инструктор.
1993–1994 елларда инвалидларның «Идел» физкультура-спорт клубында директор, 1994 елдан Казанда Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура спорт җәмгыяте рәисе (бүленеп: 2000–2001 елларда Зеленодольск шәһәрендә инвалидларның «Идел» Республика социаль реабилитация үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы. Шәкертләре арасында – Европа (2001), дөнья (2003, 2005), Паралимпия уеннары (2006) чемпионы И.В.Полякова.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.