"Татарстан Республикасының Халык рәссаме" күкрәк билгесе

ТАССР ЮС Президиумының 1948 ел 7 декабрь Указы белән гамәлгә кертелә.

ТР Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР ЮС Президиумы) тарафыннан сынлы сәнгать, скульптура, графика, гамәли-бизәлеш, театр, кино һәм телевидение сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен сынлы сәнгать эшлеклеләренә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2019 елның 1 гыйнварына әлеге исемгә 66 кеше лаек була.