«Эластик» заводы эшләнмәләре. Полимер-текстиль һәм коеп ясалган аяк киеме

Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. 1984 елда «Түбәнкаманефтехим» ҖБ составында халык куллануы товарлары эшләп чыгару өчен оештырыла, 1991 елдан арендадагы предприятие, 1993 елдан җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 1998 елдан АҖ, 2004 елдан «Эластик заводы» ҖЧҖ. Эшләүчеләр саны — 300 дән артык кеше (2015).

Заводның беренче продукциясе резина һәм спорт аяк киемнәре була. 3 завод корпусы төзелә. Тулы куәтенә ирешкәч, илдә тиңдәшләре арасында иң эре предприятиеләрнең берсенә әверелә: еллык җитештерү күләме 7 млн пар аяк киеме, эшләүчеләр саны 1200 кеше тәшкил итә.

1987 елда — линолеум, юыла торган обойлар, 1990 елларда — пластмасса эшләнмәләр, япма материал, буяулар, 2004 елда — полимер капламлы эшләнмәләр, 2006 елда тукылмаган материаллар эшләп чыгару башлана.

2010 елда «Эластик» җирлегендә медицина өлкәсендә бер кулланылышлы кием һәм урын-җир әйберләре эшләү өчен киң колачта яңа буын күп катламлы тукылмаган полипропилен материаллар чыгару буенча Россиядә беренче ябык цикллы территориаль-җитештерү кластеры төзелә (шулай ук Казандагы «Здравмедтех-Поволжье» компаниясен дә үз эченә ала). 2011 елдан, башкаручыларның берсе буларак, завод «2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең фармацевтика һәм медицина сәнәгате үсеше» федераль максатчан программасында катнаша.

Предприятиедә продукциянең 150 дән артык төре: поливинилхлорид пластикаттан коелган (галошлар, итекләр) һәм полимер-текстиль (итекләр, ботинкалар, спорт туфлиләре) аяк киемнәре, медицинада, авыл хуҗалыгында (каплау материалы), төзелештә (диварлар һәм түбәләр изоляциясе), йорт җиһазлары (катламнар, тышлыклар), тегү (эчлек, ялгаулар) сәнәгатьләрендә кулланылучы күп катламлы тукылмаган полипропилен материаллар, пластмасса эшләнмәләр (чиләкләр, әрҗәләр һ.б.), поливинилхлорид пластикат сиптерү шланглары, полимер капламлы саклану чаралары (бияләйләр, перчаткалар, киез итекләр), япма материал һәм аннан ясалган эшләнмәләр (япмалар, чатырлар һ.б.), поливинилхлорид пластикат, буяулар, ингибиторлар җитештерелә.

Продукция халыкара EN 13795:2011, ИСО 9001–2008 стандартларына туры килү сертификатларына ия.

Завод Италия, Германия, Австрия фирмалары тарафыннан җитештерелгән кою агрегатлары, термопластавтоматлар, технология линияләр, тегү, кисү, пресслау, катнаштыру җиһазлары, экструдерлар, бөртекләндерү җайланмалары белән коралландырылган.

Предприятие җитәкчеләре арасында — И.Х.Хафизов, Р.Т.Галимов, Д.А.Шемякин, В.А.Шакиров (2014 елдан).