- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 10 гыйнвары), капитан (1948)
1919 елның 1 гыйнвары, Вятка губернасы Алабуга өязе Бондюг Заводы посёлогы (хәзер Менделеевск шәһәре) — 1981 елның 6 марты, Менделеевск шәһәре.
1939 елга кадәр Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында (Бондюг поселогы) эшли.
1939 елдан Кызыл Армиядә.
Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942).
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында: 6 нчы понтон-күпер бригадасы 15 нче понтон-күпер батальонының понтон взводы командиры. Көнбатыш, Воронеж һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Смоленскны (1941), Мәскәүне саклауда (1941-1942), Украинаны, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.
Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 25 сентябрендә Украинаның Киев өлкәсе Бориспольский районы Гусеницы авылы янында беренчеләрдән булып Днепр аша понтон кичүе оештыра. Сапёрлар понтондагы тишелгән урыннарны төзекләндергән вакытта, палубадан пулемёт уты яудырып, дошманның пулемёт ноктасын юк итә. 16 тәүлек буе аның понтончылар взводы елга аша 2470 солдат һәм офицер, 15 туп, сугыш кирәк-яраклары төялгән 1575 әрҗә һәм башка күп кенә хәрби йөкләр күчерә.
Сугыштан соң 1948 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә. Армиядән 1948 елда демобилизацияләнә. Менделеевск шәһәрендә яши.
Республика партия мәктәбен (1953, Казан) тәмамлый.
1948-1953 елларда Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшли, 1953 елдан шунда ук партия эшендә.
1963 елдан КПССның Менделеевск шәһәр комитетында.
Ленин, 1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
В.И.Белоусов бюсты Менделеевск шәһәрендә Геройлар аллеясында куелган, бер урамга аның исеме бирелгән.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963:
Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1982. Кн. 1;
Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 844, 849, 852;
Книга Героев = Батырлар китабы// сост.: М.В. Черепанов, Е.В. Панов. – Казань, 2022.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.