Биографиясе

1881 елның 6 ноябре, Казан — 1968 елның 12 гыйнвары, Ленинград.

Казан университетын тәмамлый (1906), бер үк вакытта Казан театрында Н.И.Собольщиков-Самарин антрепризасында опера режиссёрлыгына өйрәнә.

1904–1917 елларда Мәскәүдә Зимин опера театрында режиссёр булып эшли.

1918 елдан – кинода, режиссёр ассистенты (Я.А.Протазановның «Сергий атакай» («Отец Сергий») фильмы), режиссёр.

Иҗаты

«Станция караучысы» (А.С.Пушкинның «Станционный смотритель» повесте буенча), «Пунин һәм Бабурин», «Өч портрет» (И.С.Тургеневның «Пунин и Бабурин», «Три портрета» әсәрләре буенча), шулай ук «Сарай һәм ныгытма» («Дворец и крепость», 1924, О.Д.Форшның «Одеты камнем» һәм П.Е.Щёголевның «Таинственный узник» әсәрләре буенча) фильмнарын төшерә, соңгысы С.М.Эйзенштейнның «Потёмкин броненосецы» («Броненосец Потёмкин») фильмына күпмедер дәрәҗәдә эстетик яктан тәэсир итә.

1934 елдан тавышлы фильмнар төшерә башлый: «Иудушка Головлёв» (1934, М.Е.Салтыков-Щедринның «Господа Головлёвы» романы буенча, совет киносының иң яхшы фильмнарыннан берсе булып таныла), «Дубровский» (1936, А.С.Пушкинның шул исемендәге повесте буенча), «Дошманнар» (1938, М.Горькийның шул исемендәге пьесасы буенча), «Музыкаль вакыйга» («Музыкальная история», 1940, Г.М.Раппопорт белән бергәләп; СССР Дәүләт премиясе, 1941), «Антон Иванович ачулана» («Антон Иванович сердится», 1941), «Сильва» (1945, И.Кальманның шул исемендәге опереттасын экранлаштыру; Н.К.Даутов Эдвин ролендә), «Балет солисткасы» («Солистка балета», 1947), «Юлбарысларны буйсындыручы» («Укротительница тигров», 1955, Н.Н.Кашеварова белән бергәләп) һ.б.

Үзе төшергән күпчелек фильмнарның сценарийлары авторы.

Әсәрләре

Воспоминания кинорежиссёра. М., 1967.

Әдәбият            

Кино: Энцикл. словарь. М., 1987.

Автор — Ю.А.Благов