Биографиясе

1788 ел, башка мәгълүматлар буенча, 1805 тирәсе, Чабаксар шәһәре яисә Чабаксар өязе – 1853 елның 4 феврале.

Дворян Апехтиннар нәселеннән, К.Ф.Фукс хатыны.

Казанда әдәби салон хуҗабикәсе, андагы кичәләрдә танылган Казан язучылары Г.Н.Городчанинов, Э.П.Перцов, И.А.Второв, Е.А.Боратынский һ.б. катнаша. Е.И.Пугачёв турында тарихи-документаль роман өчен материал җыю максаты белән Казанга килгән Пушкин 1833 елның 7 сентябрендә Фукслар өендә була.

«Заволжский муравей» журналында, «Казанские губернские ведомости» газетасында мәкаләләрен бастыра.

1834 елда «Александра Фукс шигырьләре» («Стихотворения Александры Фукс») җыентыгы басылып чыга. Фукс лирикасы һәм поэмалары (шигъри повестьлары) романтик һәм иярү рухында язылганнар. Татарларның, чуашларның, чирмешләрнең, Идел буенда яшәгән башка халыкларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре турында «Казаннан Чабаксарга сәфәр» («Поездка из Казани в Чебоксары», 1834), «Казан шәһәренең барлыкка килүе: Татар риваятьләреннән алынган шигъри повесть» («Основание города Казани: Повесть в стихах, взятая из татарских преданий», 1836), «Александра Фуксның Казан губернасы чуашлары һәм чирмешләре турында язмалары» («Записки Александры Фукс о чувашах и черемисах Казанской губернии», 1840), «Кенәз кызы Хәбибә: Татар риваятьләреннән алынган шигъри повесть» («Княжна Хабиба: Повесть в стихах, взятая из татарских преданий», 1841) очерклары һәм матур әдәбият әсәрләре авторы.

Әдәбият

Голицин Н.Н. Биографический словарь русских писательниц. СПб., 1889.

Автор — Л.Е.Бушканец