- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (22.2.1944), гвардия рядовое
1911 елның 5 феврале, хәзер БРның Яңавыл районы Байгуҗа авылы — 2006 елның 4 декабре, шунда ук.
Сапёрлар курсларын тәмамлый (1941). Туган авылында колхозда эшли.
1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 117 нче гвардия аерым сапёрлар батальонының отделение командиры (37 нче армиянең 110 нчы укчы дивизиясе).
Төньяк Кавказ һәм Дала фронтлары гаскәрләре составында Кавказ (1942–1943) һәм Днепр елгасы (1943) өчен барган сугышларда катнаша.
1943 елның 9 октябрендә Дериевка авылы янында (Украина ССРның Полтава өлкәсе, Кременчуг шәһәреннән көньяктарак) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Дошман уты астында кешеләрне, хәрби техниканы һәм сугыш кирәк-яракларын төяп, 27 тапкыр елга аша чыга. Плацдармдагы стратегик калкулык өчен барган сугышта шәхсән дошман танкын сафтан чыгара. Контузияләнә, әмма сафта кала.
Демобилизацияләнгәннән соң (1944), Фрунзе исемендәге колхозда (Яңавыл районы) эшли.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.