«Волжский вестник» газетасына кушымта буларак чыга.

Казанда рус телендә 1897 елның 25 мартыннан 1903 елның 23 мартына кадәр елына 1 тапкыр барлыгы 7 саны нәшер ителә.

Мөхәррире — Н.В.Рейнгардт.

Газета авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре өчен чыгарыла, шуңа күрә язмаларның авторлары күпчелек авыл хуҗалыгы белгечләре була: М.П.Давыдов, О.И.Ивашкевич, Н.В.Морозов, И.П.Окулич һ.б.

Төп игътибар Казан губернасында авыл хуҗалыгы буенча белем бирүне киң җәелдерүгә бирелә, вак һөнәрчелек, авыл хуҗалыгы кредиты мәсьәләләре күтәрелә, төрле елларда аз уңыш алуның сәбәпләре тикшерелә.

Губерна һәм өяз земстволарының аграр белемне җәелдерү буенча эшчәнлеге яктыртыла. Бакчачылык, җимеш агачлары үстерү, яшелчәчелек, умартачылык, урман үстерү һәм үлән чәчү хакында мәгълүматлар бирелә. «Авыл хуҗалыгы матбугатыннан» рубрикасында авыл хуҗалыгы техникасына кагылышлы вакытлы матбугат язмаларына күзәтү ясала.

Автор – Г.Р.Заманова