1931 елның 2 яртысында Татарстан икътисад фәнни-тикшеренү институты китапханәсе җирлегендә оеша. 1931 елның ноябрендә укучыларга системалы хезмәт күрсәтә башлый.

Фондын, башлыча, Октябрь революциясеннән соң бетерелгән яки үзгәртеп оештырылган Казан учреждениеләре һәм оешмаларының китап тупланмалары, шул исәптән Казан руханилар академиясе китапханәсенең зур өлеше тәшкил итә.

1932 елның гыйнварыннан РСФСРда нәшер ителгән басмаларның түләүсез экземплярларын ала. Үз вакытында фондының зурлыгы белән Казандагы иң зур китапханә санала (1 млн нан артык берәмлек, күбесенчә эшкәртелмәгән). Китапханәдә Г.М.Бичурин (директор), М.А.Васильев, Г.М.Залкинд, Г.А.Скопин, А.Х.Хәбибуллин һ.б. хезмәт куя.

1932 елның августында Казан университеты китапханәсе белән берләштерелә (кара Казан университетының фәнни китапханәсе).

Әдәбият    

Романов Я.С. Краткий очерк истории Научной библиотеки Татарской республики при Казанском государственном университете, 1804–1939. К., 1940;

Научная библиотека Казанского университета в лицах. Ч. 1. Сотрудники библиотеки, 1806–2007 гг. К., 2011.

Автор — В.И.Шишкин