Тарихы

1692 елда эре җирбиләүче, алпавыт И.Г.Змеев тарафыннан 1624 елда С.И.Змеевка бирелгән җирләрдә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Змиево Городище, Воскресенское исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крестьяннар катлавына керә (XVIII йөздә – алпавытлар Змеевлар, П.А.Демидов, Толстойлар, XIX йөздә – А.И.Сахаров, Бородиннар, княгинялар Н.П.Касаткина-Ростовская һәм О.М.Лобанова-Ростовская, 1854 елдан – бердәнбер җирбиләүче А.Н.Стрекалова, биләмәләрнең соңгы хуҗасы – княгиня А.П.Ливен). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, дилбегәләр эшләү һәм бау үрү тарала.

1694 елда алпавыт И.Г.Змеев хисабына агачтан, 1742 елда Д.Л.Змеева һәм приход халкы хисабына кирпечтән Покров Пресвятой Богородицы янкормасы белән Воскресение Христова чиркәве төзелә. 1881–1883 елларда губерна архитекторы Л.К.Хрщонович җитәкчелегендә бай тормышлы җирле крестьяннар Плясовлар, элекке алпавытлар Стрекаловлар һәм Чистай сәүдәгәре А.П.Остолоповская хисабына киңәйтелә (1929 елда ябыла; соңгы чорларда псевдорус стилендәге үзгәрешләр өстәлгән барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

1887 елда И.Н.Плясов таш утар – 2 кибетле ике катлы йорт төзетә (архитектура истәлеге).

1886 елда махсус төзелгән бинада бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла (беренче укытучысы – А.Соколов, 1903 елда 47 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

1897 елда А.Н.Стрекалова экономиясендә земство булышлыгы белән метеостанциясе һәм лабораториясе булган Змеев үрнәк тәҗрибә кыры оештырыла.

XX йөз башында бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 518 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.

Хәзер Булдырь авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – «Дружба», 1937 елда «Заветы Ильича» колхозлары оештырыла. 1959 елдан авылда – эреләндерелгән «Заветы Ильича» колхозы (үзәк утары – Булдырь авылы, 1966 елдан – Чытырчы авылы), 1970–2002 елларда «Йолдыз» совхозы (үзәк утары – Йолдыз поселогы) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

1941 елда Пермь системасы Уфа катламының комташларыннан нефть алына.

Мәдәният

Авылда «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы (1995 елдан), «Солнышко» җәйге сәламәтләндерү лагере бар.

2015–2016 елларда Николай Чудотворец кәшәнәсе төзелә.

Авыл янында археология истәлекләре – Змеево I, II шәһәрлекләре (болгар чоры), Змеево I–III авыллыклары (болгар чоры), Змеево каберлеге (энеолит дәвере), Змеево I–V торулыклары (Буралы курган һәм Казан яны культуралары) табыла.

Халык саны

1782 елда – 476 ир-ат;
1859 елда – 999,
1897 елда – 1597,
1908 елда – 1460,
1920 елда – 1342,
1926 елда – 1261,
1938 елда – 600,
1949 елда – 454,
1958 елда – 472,
1970 елда – 246,
1979 елда – 102,
1989 елда – 42,
2002 елда – 21,
2010 елда – 12,
2021 елда – 80 кеше (руслар).