1937 елда СССР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының сорт сынау челтәре урынына булдырыла.

1990 елга кадәр СССР Дәүләт сорт сынау челтәренә керә.

1991 елдан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы РФ селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе составында.

Татарстан Республикасының Дәүләт сорт сынау хезмәте республика инспекторлыгы һәм 7 дәүләт сорт сынау участогыннан: 6 сы комплекслы, 1 се яшелчә участокларыннан тора. Алар барысы да элекке колхоз һәм совхозлардан арендага алынган җирләрдә урнашкан, һәрберсенең 100 га га кадәр сөрүлек җирләре бар.

Яшелчә сорт сынау участогы 4 басулы, калганнары 8 басулы чәчү әйләнеше системасы буенча эшли. Хуҗалык итү тарихы документта теркәлгән территория буларак, Дәүләт сорт сынау участогы туфрак белеме һәм игенчелек өчен фәнни яктан әһәмияткә ия. Дәүләт сорт сынау участогы оештырылганнан бирле Казан университетының туфрак белеме кафедрасы хезмәткәрләре туфракларга күзәтү алып баралар, аларның торышында уңай һәм тискәре тенденцияләрне ачыклыйлар.

Татарстан Республикасының Дәүләт сорт сынау хезмәтенең төп бурычы — бөртекле һәм яшелчә техник культура сортларына дәүләт сынавы уздыру. Дәүләт сорт сынавы үз эченә 2 төрне ала: конкурслы — дәүләт сорт сынау участокларында 50 м² мәйдандагы делянкаларда һәм җитештерүле — 2 га га кадәр делянкаларда. Дәүләт сынавы нәтиҗәләренә карап, сортларны республика яисә аерым зоналар (Кама алды, Идел алды, Кама аръягы) буенча районлаштыралар.

1937–2000 елларда Россия һәм чит ил селекциясенең 6,5 мең авыл хуҗалыгы культурасы сортлары өйрәнелгән. Татарстан Республикасында бу чорда 138 авыл хуҗалыгы культураларының 385 тән артык сорты районлаштырылган. Бөртеклеләрнең уңышы республиканың дәүләт сорт сынау участогы буенча 2001–2003 елларда 1 га дан уртача 47,7 шәр ц тәшкил итә. Дәүләт сорт сынау участогы белгечләре яңа сорт орлыклар үрчетүгә зур игътибар бирәләр, бу исә аларны җитештерүгә кертү темпларын сизелерлек тизләтә.

Татарстан Республикасының Дәүләт сорт сынау хезмәтенең җитәкчеләре

  • Т.П.Привалов (1938–1941 еллар);
  • И.К.Вовченко (1941–1943 еллар);
  • Б.Н.Мамаев (1943–1945 еллар);
  • Ю.И.Куховаренко (1945–1946 еллар);
  • В.Я.Метельков (1946–1963 еллар);
  • Г.С.Егоров (1963–1967 еллар);
  • А.А.Җиһаншин (1967–2006 еллар);
  • Я.С.Ибраһимов (2006–2013 еллар);
  • С.Л.Турнин (2013 елдан).