Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Эшметова (Емметова) на реке Мусирме исеме белән дә мәгълүм. XVIII йөз башында чуаш авылы булып санала.

XVIII йөз уртасында халкы ясаклы крәстияннәрдән йомышлы татарларга күчерелә һәм лашманлык хезмәтенә беркетелә; 1860 елларга кадәр дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә; 30% ка якыны чукындырылган була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү, зәргәрчелек, калайчы, балта эше, пыяла ясау, мич чыгару, күн итек тегү, кирпеч сугу, киез итек басу кәсепчелеге таралган була.

Мәхәллә авыл нигезләнгәннән бирле була. 1867 елда яңа мәчет бинасы салына. 1870 елдан мәчет каршында сәүдәгәрләр З.Ш.Шәфигуллин һәм З.Ишмәмәтов акчасына мәдрәсә ачыла (берничә бинасы була, 2 сыйныф һәм 5 бүлек, 300 гә кадәр шәкерт укый, 1897 елдан яңа ысуллы, 1909 елда “рус” сыйныфы оештырыла).

1890 елда сәүдәгәр З.Ш.Шәфигуллин акчасына икенче мәхәллә мәчете (беренче иман-хатибы – Ә.Мөхәммәтфатыйхов) һәм мәдрәсә, 1899−1900 елларда өченче мәхәллә мәчете (беренче иман-хатибы – Г. Габделсаттаров), 1906 елда кызлар өчен мәдрәсә (1910 елда рус-татар земство мәктәбенә үзгәртелә) төзелә.

1906 елның гыйваренда авылда татар мәдрәсәләре укытучыларының мәҗлесе уза. 1910 елларда авылның уку йортларында укучыларның гомуми саны 440 кешедән арта.

XX йөз башында авылда шулай ук пар, 3 җил һәм 3 су тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1990,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1896 елга кадәр авыл – Акъегет волостенең үзәге, аннары Цивильск өязенең Яңа Кавал волостена керә. 1920 елдан Чуаш автономияле өлкәсе составында. 1921 елның 22 сентябреннән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән районында.

Хәзер Акъегет авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Марс-1” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Шәрәфиев), 1934 елда Киров исемендәге колхозга үзгәртелә. 1950 елда аның составына шулай ук Юынчы, 1958 елда Бакырчы авылы керә. 1990 елда авыл мөстәкыйль “Акъегет” колхозына бүленеп чыга (1994 елдан күмәк предприятие, 2002 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы). 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда У.Г.Әлмиев исемендәге урта мәктәп (1993 елда салынган бинада); 1999 елда аның каршында У.Г.Әлмиев (аның фоторәсемнәре, афишалар, автографлар белән китаплар, сәхнә костюмнары, улының − рәссам Н.У.Әлмиевның картиналары) һәм төбәкне өйрәнү музейлары (җитәкчесе Г.Г.Җиһаншина) ачыла.

Шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1970 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Имани” һәи “Йосыф” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

Г.Д.Әбүбакиров (1927−2009) – шахтер, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

У.Г.Әлмиев (1915−2011) – опера һәм эстрада җырчысы, ТАССРның халык артисты;

И.Г.Тимершин (1924−2015) – педагог, төбәкне өйрәнүче, авыл тарихы турындагы китап авторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 3 нче дәрәҗә Дан һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

М.С.Хисамова (1908−2001) – Казан курчак театры артисты (1934−1979 елларда), ТРның атказанган артисты;

З.Ш.Шәфигуллин (1840−1919) − 2 нче гильдия сәүдәгәр, меценат (аның акчасына Казан губернасының Цивильск, Зөя һәм Тәтеш өязләрендә мәчетләр, мәдрәсә һәм мәктәпләр төзелә), җәмәгать эшлеклесе (авылда 1876 елда салынган йорты саклана, архитектура истәлеге, 1993 елда мәчет буларак файдаланыла башлый, манара өстәп салына, 2017 елда икенче катында З.Ш. һәм Ш.Ш.Шәфигуллиннар музее ачыла), аның җирле зираттагы кабере – мәдәни мирас объекты;

Ш.Ш.Шәфигуллин (1853−1919 елдан да иртәрәк түгел) – 2 нче гильдия сәүдәгәр, меценат, җәмәгать эшлеклесе, Иркутск җамигъ мәчетен һәм Иркутск мөселманнары хәйрия җәмгыятен нигезләүче, 1877−1878 еллардагы Рус-төрек сугышында катнаша, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий ордены кавалеры.

1900 еллар башында җирле мәдрәсәдә язучы, тәрҗемәче, журналист З.Ш.Бәшири (Бәширов) (1888−1962); язучы, җәмәгать эшлеклесе А.Ш.Шамов (1901−1990) укыйлар.

Халык саны

1782 елда – 223 ир заты;
1834 елда – 693,
1850 елда – 1044,
1859 елда – 1163,
1897 елда – 2312,
1908 елда – 3101,
1926 елда – 1300,
1938 елда – 1439,
1949 елда – 815,
1958 елда – 725,
1970 елда – 796,
1979 елда – 595,
1989 елда – 432,
2002 елда – 387,
2010 елда − 334,
2017 елда – 314 кеше (татарлар).